САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Сезнең ярдәм белән

10.10. 10., 11.11.11. Соңгы елларда бу бертөрле саннардан торган көннәрдә өйләнешүчеләр күбәйде. Аны пар бәхеткә юрыйлар. Быелның 11 ноябрендә республикада 700 дән артык пар өйләнешкән, безнең районда да 5 әү булды. Никахларыгыз бәрәкәтле, озын булсын, яшь парлар! Бу көнне үземнең дә юлым уң булды. Сарман үзәк шифаханәсенә барган идем. Табиб...

10.10. 10., 11.11.11. Соңгы елларда бу бертөрле саннардан торган көннәрдә өйләнешүчеләр күбәйде. Аны пар бәхеткә юрыйлар. Быелның 11 ноябрендә республикада 700 дән артык пар өйләнешкән, безнең районда да 5 әү булды. Никахларыгыз бәрәкәтле, озын булсын, яшь парлар!
Бу көнне үземнең дә юлым уң булды. Сарман үзәк шифаханәсенә барган идем. Табиб Илдус Котдус улы кабинетына каралырга кердем. Авырткан урынны кулы белән сыпырып карады да, шунда ук диагноз да куйды. Шәфкать туташы Гәүһәр, карточкамны эзләп алып кереп, табиб билгеләгән буенча дарулар язып бирде. Теш сызласа да, бик яман. Укыган идем: Бульдеев дигән бер генерал, теше сызлагач, аны ни белән генә басарга тырышмаган. Авызын аракы, коньяк белән чайкаган, скипидар, керосинга кадәр тидергән, колагына спиртка манчылган мамык куйган… Тик берсе дә булышмаган. Иң кызыгы шунда - генерал үзе дә табиб һөнәрен үзләштергән кеше булган. Белүемчә, халыкның бик күбесе кариестан интегә. 35 яшьтән үткән кешеләрдә бигрәк тә еш күзәтелә ул. Шуңа күрә тешләрне еш каратып торырга кирәк. Икенче керәсе бүлмәм - теш табибы Рөстәм Галиевич янына иде. Тешемнең коронкалары төште, сызлый башлады, 3 төн буе йоклый алмадым. Табиб, алырга, диде. Шәфкать туташы Диләрә Дамир кызы укол әзерләп, 3 теш төбен алдылар. Зур рәхмәт сезгә! Язмамны шигырь юллары белән төгәллим:
Чирләр басып китсә, күз
яшьләре белән,
Сезнең янга елап киләбез.
И табибым, Сезнең
ярдәм белән,
Дәваланып, кайтып китәбез.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X