САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Республика укуларыннан – урыннар белән

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан декабрь аенда Мамадышта тел галиме, фольклорчы һәм педагог Хуҗа Бәдигыйның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган II республикакүләм фәнни-тикшеренү укулары үткәрелде. Аларда үзләренең фәнни эшләре белән барлыгы 100 гә якын укучы катнашты. Катнашучылар 4 секциягә бүленеп эшләделәр. Татар фольклористикасын яңа баскычка күтәрүче талантлы тел галименең эшчәнлеген...

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан декабрь аенда Мамадышта тел галиме, фольклорчы һәм педагог Хуҗа Бәдигыйның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган II республикакүләм фәнни-тикшеренү укулары үткәрелде. Аларда үзләренең фәнни эшләре белән барлыгы 100 гә якын укучы катнашты. Катнашучылар 4 секциягә бүленеп эшләделәр. Татар фольклористикасын яңа баскычка күтәрүче талантлы тел галименең эшчәнлеген өйрәнүне дәвам итүне күздә тоткан әлеге конференциядән Сарман гимназиясе укучылары да зур уңышлар белән кайттылар. Үз секцияләрендә 10 нчы класс укучысы Эльвина Якупова (укытучысы - Раушания Мәтҗанова) - I, 9 нчы класс укучылары Гөлназ Тимербаева, Гүзәл Шакирҗанова (укытучылары - Гөлия Арсланова) - II, 8 нче класс укучысы Алия Гыймадиева (укытучысы - Алсу Салихова) III урынга лаек булдылар. Фәнни-тикшеренү укулары нәтиҗәләре буенча "Мирас итеп бирде зыялылар сүз һәм гамәл кылу үрнәген" дигән китап бастырылды. Анда Сарман гимназиясе укучыларының эшләре дә кертелде. Бу хакта Сарман гимназиясе укытучысы Алсу Салихова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев