САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Һәр балага – аерым якын килеп

Муниципаль район каршындагы балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе агымдагы елга бурычлар билгеләде. Бу хакта комиссиянең узган атнада үткәрелгән утырышында сүз алып барылды. Аны комиссия рәисе Г.Сәляхова алып барды. Утырышта иң элек комиссиянең яңа составы сайланды. Соңыннан агымдагы елга эш планы расланды. Ул үз эченә күп төрле...

Муниципаль район каршындагы балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе агымдагы елга бурычлар билгеләде. Бу хакта комиссиянең узган атнада үткәрелгән утырышында сүз алып барылды.
Аны комиссия рәисе Г.Сәляхова алып барды. Утырышта иң элек комиссиянең яңа составы сайланды. Соңыннан агымдагы елга эш планы расланды. Ул үз эченә күп төрле чараларны ала. Болар - балигъ булмаганнар тарафыннан эшләнгән җинаятьләр белән бәйле ситуацияләрне анализлау, балигъ булмаганнарның, шул исәптән инвалид балаларның мәнфәгатьләрен яклауның торышын игътибар үзәгендә тоту, балигъ булмаганнар арасында күзәтчесезлек, наркомания, алкоголизм, суицид, хокук бозуларны кисәтү, социаль авыр хәлдәге гаиләләр һәм балаларны ачыклау, балигъ булмаганнарның буш вакытларын, мәшгульлеген оештыру буенча чаралар күрү һәм башкалар. Эш планы кайбер үзгәртүләр һәм тулыландырулар белән расланды. Райондагы оператив хәл белән бәйле рәвештә аңа алга таба да үзгәртүләр һәм өстәмәләр кертелүе ихтимал. Г.Сәляхова эш барышында шулай ук тәрбиянең беренче планга куелырга тиешлеген, тәрбиягә авыррак бирелә торган балаларны кече яшьтән үк ачыкларга, һәр балага аерым якын килергә кирәклеген билгеләп үтте.
Утырышта Балигъ булмаганнар белән һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең 2011 нче елның 28 нче декабрендә үткәрелгән утырышы карары да өйрәнелде. Әлеге карарда билгеләп үтелгәнчә, республикада эчке эшләр органнарында һәм балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссияләрендә профилактик учетта торучы балалар һәм яшүсмерләрнең буш вакытларын оештыру буенча эзлекле эш алып барыла. 25 нче декабрьгә республикада балалар һәм яшьләр белән эшләүче 210 клуб исәпләнде. Аларда учетта торучы 440 яшүсмер шөгыльләнә. Аеруча Әлмәт шәһәре тәҗрибәсе игътибарга лаек. Биредә һәр клуб ел дәвамында - "каникулларсыз" эшли һәм һәркайсында социаль педагог штаты каралган. Ул клубларда 6694 яшь кеше буш вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрә.
Республиканың өстәмә белем бирү учреждениеләре (аларның 23 проценты авыл җирлекләренә туры килә) 237 мең укучыны җәлеп итәрлек. Бу - барлык укучыларның 62,8 проценты. Балаларга шулай ук техник иҗат өчен шартлар тудырыла. Югары класс укучыларының социаль активлыгын һәм аралашу күнекмәләрен үстерү максатыннан, "Лидерлык нигезләре" программасы - хәрәкәттә. Быелгы уку елында аңа 6 меңнән артык укучы җәлеп ителгән. Бу уңайдан муниципаль берәмлекләрдә эшмәкәрлек, хәйрия эшчәнлекләрендә, яшьләр политикасын тормышка ашыруда катнашу күнекмәләрен формалаштыручы балалар һәм яшьләр оешмалары, хәрби-патриотик музейлар, клублар, эзләнү отрядлары эшчәнлекләрен үстерүгә, балалар һәм яшүсмерләрнең ялын һәм мәшгульлеген оештыруга зур игътибар бирелә.
Республика комиссиясе утырышы карары нигезендә муниципаль берәмлекләргә үзләрендә булган клубларны саклап калырга, яңаларын ачу өчен чаралар күрергә, эчке эшләр органнарында һәм балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссияләрендә профилактик учетта торучыларның аларда түләүсез шөгыльләнә алуларын тәэмин итәргә тәкъдим ителә.
Утырышта каралган мәсьәләләр буенча карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев