САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Әнүр Гайнемов

Әнүр Гайнемов сарманлыларга яхшы таныш. Ул күп еллар "Сельхозтехника" берләшмәсендә шофер булып эшләде. Ә хәзер шактый еллар инде "Сарман" агрофирмасында хезмәт куя. Аны район сәхнәсендә дә еш күрергә мөмкин. Әнисе - районның данлыклы гармунчысы, Иске Имән авылында яшәүче Фатыйма ападан аңа хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар гына түгел, җыр-моңга һәвәслек тә...

Әнүр Гайнемов сарманлыларга яхшы таныш. Ул күп еллар "Сельхозтехника" берләшмәсендә шофер булып эшләде. Ә хәзер шактый еллар инде "Сарман" агрофирмасында хезмәт куя. Аны район сәхнәсендә дә еш күрергә мөмкин. Әнисе - районның данлыклы гармунчысы, Иске Имән авылында яшәүче Фатыйма ападан аңа хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар гына түгел, җыр-моңга һәвәслек тә күчкән. Ә.Гайнемов еш кына район күләмендәге чараларда сарманлыларны матур җырлары белән сөендерә, гармунда уйный, республика күләмендәге чараларда район данын яклый. Күптән түгел ул "Җырлыйк әле" тапшыруында да катнашты. Тормыш иптәше Гөлсимә ханым белән өч бала үстерәләр. Алар да, әти-әниләренә, әби-бабаларына охшап, җыр-моңга, музыкага сәләтлеләр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X