САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Музей очраштырды

Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда"Әниемнең киң күңеле..." дип исемләнгән кичә узды. Анда район үзәгендә эшләп килүче бәйләү түгәрәгенә йөрүче әби-апалар чакырылган иде. Кичәгә җыелган кунаклар арасында төрле өлкәдә хезмәт куйган кешеләр бар. Әйе, безнең хатын-кызларыбыз, кайсы гына тармакта эшләсәләр дә, сынатмыйлар. Алар, лаеклы ялга чыккач та, тик...

Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда"Әниемнең киң күңеле..." дип исемләнгән кичә узды. Анда район үзәгендә эшләп килүче бәйләү түгәрәгенә йөрүче әби-апалар чакырылган иде.
Кичәгә җыелган кунаклар арасында төрле өлкәдә хезмәт куйган кешеләр бар. Әйе, безнең хатын-кызларыбыз, кайсы гына тармакта эшләсәләр дә, сынатмыйлар. Алар, лаеклы ялга чыккач та, тик тормыйлар, үзләренә шөгыль табалар.
Сарманнан Азия Хәсәнова, Яңа Әхмәттән Маһинур Хәсәнова үзләренең тормыш юллары турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр, сугыштан соңгы авыр елларны искә төшерделәр. Кунаклар алдында Сарман сәнгать мәктәбе укучылары - җырчы кызлар Гүзәл Фазуллина һәм Эльвина Гайфетдинова чыгыш ясадылар. Әниләр, әбиләр музей белән таныштылар, кул эшләре күргәзмәсен карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев