САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Мәрхәмәтле бул, Аждаһа!

Яңа ел - кызык тамашалар, уен-көлке белән үтәргә тиешле бәйрәм. Аны маскасыз, әкият геройлары булып киенгән балаларсыз күз алдына да китереп булмый. Бу көннәрдә хәтта олылар да күнегелгән «көн тәртипләре»ннән чыгып-чыгып алалар: төрле киемнәр киеп, күрше-тирәләрне, дус-туганнарны Яңа ел белән котлап йөриләр. Без дә, шул күңелле хәлләрне күз алдына китереп,...

Яңа ел - кызык тамашалар, уен-көлке белән үтәргә тиешле бәйрәм. Аны маскасыз, әкият геройлары булып киенгән балаларсыз күз алдына да китереп булмый. Бу көннәрдә хәтта олылар да күнегелгән «көн тәртипләре»ннән чыгып-чыгып алалар: төрле киемнәр киеп, күрше-тирәләрне, дус-туганнарны Яңа ел белән котлап йөриләр. Без дә, шул күңелле хәлләрне күз алдына китереп, газета укучылар арасында кечкенә генә конкурс оештырып алырга булдык. Бәйрәм көннәрендә кайберләрегез кулына фотоаппарат та тотып чыккан булгандыр, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, оешмалардагы Чыршы бәйрәмнәрендә фотога төшереп йөргәндер. Шуларны безгә дә алып килегез әле! Бу турыда инде газетаның алдагы саннарында хәбәр иткән идек.
Менә, беренче рәсемнәр килеп тә җитте. Аларның өстәгесен редакциягә Сармандагы «Ләйсән» балалар бакчасыннан тәрбияче Лилия Шакирова алып килде. Бәйрәм бу коллективта бик күңелле узган, анда олысыннан алып, кечесенә кадәр маска, төрле костюмнар киеп катнашкан. Ә икенче рәсем район үзәгенең "Кояшкай" балалар бакчасында төшерелде. Бакча хезмәткәрләре Яңа ел алды тантанасын башлап җибәрәләр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев