САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Минем кадерлеләрем

Кемнәр алар дисезме? Әти-әнием, абыем, сеңлем һәм ике яктагы әби-бабайларым. Минем сезне әби-бабайларым белән таныштырасым килә. Әтиемнең әтисе Мөнир исемле. Ул 1949 елда туган, гаиләдә өч малай һәм бер кыз үскәннәр. Бабам озак еллар шофёр булып эшләде. Аның кулыннан килмәгән бер генә эш тә юк. Ул бик тырыш, һәр эшен...

Кемнәр алар дисезме? Әти-әнием, абыем, сеңлем һәм ике яктагы әби-бабайларым. Минем сезне әби-бабайларым белән таныштырасым килә.
Әтиемнең әтисе Мөнир исемле. Ул 1949 елда туган, гаиләдә өч малай һәм бер кыз үскәннәр. Бабам озак еллар шофёр булып эшләде. Аның кулыннан килмәгән бер генә эш тә юк. Ул бик тырыш, һәр эшен җиренә җиткереп башкара.
Әтиемнең әнисе Рәзилә сигез балалы гаиләдә үскән. Мәктәпне тәмамлагач, ул төрле эшләрдә эшләгән: сыер да сауган, кадрлар бүлеге хезмәткәре дә, мәктәп ашханәсендә пешекче дә булган. Әбием табигатьне ярата, бакчада матур-матур чәчәкләр үстерә. Ул безне тәмледән-тәмле ризыклар -пәрәмәчләр, тәбикмәкләр, чәкчәк пешереп сыйлый.
Чукмарлыда яшәүче әби-бабабыз янында без еш булабыз, хәлләрен белеп торабыз. Әби-бабамның икенчеләре Илексаз авылында яшиләр. Әниемнең әтисе Нәҗип гаиләдә өч кыз арасында бер малай булып үскән. Укуын тәмамлагач, механизатор, ферма мөдире булып эшләгән. Комсомол оешмасы секретаре вазифасын да йөкләгәннәр аңа. Ул инде лаеклы ялда. Тик бер генә дә тик торганы юк үзенең, күп итеп терлекләр асрый. Әле безгә булышырга да вакыт таба.
Сәлимә әбием сигезенче классны тәмамлауга, ындыр табагында, фермада, балалар бакчасында эшли. Хәтта бетон эшләнмәләр ясау заводында да эшләргә туры килә. Минем әбием бик уңган. Аның балаларының да өчесе дә үзе кебек тырышлар. Әби бакчада төрле яшелчәләр, җимешләр үстерә. Буш вакытларында җылы оекбашлар бәйли. Ул һәрчак, кояш кебек, якты йөзле, нечкә күңелле.
Мин барча әби-бабаларымны да бик яратам, аларга исәнлек-саулык, озын гомер телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев