САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Кулыңда – олы эш арбасы

Бу нинди тоттырмас авыл Советы булды соң әле? Шалтыратам - «Мин әле Әлмәттән килгән кешеләр белән. Тиз генә китә алмыйм», - ди. Икенче тапкырында - « Без - совет кызлары белән яңа урамнарда. Газ ялгау өчен, аны өзеп торырга кирәк. Кешеләрне шул турыда кисәтеп йөрибез», - дип җавап бирә бу....

Бу нинди тоттырмас авыл Советы булды соң әле? Шалтыратам - «Мин әле Әлмәттән килгән кешеләр белән. Тиз генә китә алмыйм», - ди. Икенче тапкырында - « Без - совет кызлары белән яңа урамнарда. Газ ялгау өчен, аны өзеп торырга кирәк. Кешеләрне шул турыда кисәтеп йөрибез», - дип җавап бирә бу. Өченче, дүртенче кат телефоны номерын җыюның да нәтиҗәсе шулайрак булды: «И, малай… Эш күп бит әле, эш күп! Кайчан гына вакыт табарга соң, ә?» Берәү булса: «Ай-яй, шәп булды бит әле бу. Әйдә, мине дә чыгарсыннар, бер мактасыннар», - дип, газета кешесе белән сөйләшергә шундук ризалашыр иде. Ә бу кеше бер дә андыйга охшамаган. Шулай да, «тоттык» без аны! Сарманның үзәк ял паркына менешли, берничә минутка гына безнең янга кереп чыгарга булды. Бу кем микән, шул кадәрле эш аты, әз генә дә буш вакыты булмый торган кеше, дип, баш ватасы түгел: ул - Ринат Әхмәдуллин. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе итеп куйганнан бирле, ул гел шулай хәрәкәттә. Хәер, Түбән Ләшәү Шәйхулла абзыйның бар баласы да үзе кебек тик торуны яратмый торган, эшчән булып үсәләр. Тик финга каршы көрәшергә китеп, моңа килеп ялганган тагын да катырак сугышларны кичеп, исән, тик инвалид булып кайткан әтиләре бик эшли алмый. Җиде баланы аякка бастыру күбрәк Сәйдә түтигә төшә. Ринат та, 8 классны тәмамлагач, тракторчылыкка укып, тиз генә эшкә тотынырга уйлый. Үзе Акташ филиалына барып укый, кайтканда, Ләшәү Тамакка төшеп кала: монда кичке мәктәптә урта белем ала. Шундый тырыш, җитди егетне колхоз председателе Мөнәвир Хөснуллин да күреп, чамалап йөргән икән: ул аны авылга бригадир итеп куя. Бу вакытта Ринатка әле 17 яшь кенә... Аннан рәис егетне Лаеш совхоз-техникумына җибәрә. Аннан - Алабуга ветеринария фельдшерлары училищесы, Минзәлә совхоз-техникумы. Берничә ел эчендә никадәр һөнәргә укый. Мөнәвир абыйны Ринат рәхмәт сүзләре белән искә ала, мине кеше итте, ди. Районда мелиорация оешмасында, авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләгән еллар аны төрле яктан үстерә. Эш рәтенә төшенеп кенә бетә - икенче җиргә күчереп куялар. Үзенчә кызык итеп, шаяртып: "Басуда никадәр чүп үләне булса, шулкадәр агроном бар", - дип йөргән Ринатка агроном булып та эшләргә туры килә.
Аның белән сөйләшүе җиңел. Моның соравына ничек итеп матуррак, "төслерәк-хислерәк" җавап бирим микән, дип, баш ватып тормый, ничек уйлый - шулай әйтә. Бу, мөгаен, аның гадилегеннән, эчкерсезлегеннән килә торгандыр. "Халык белән эшләве ничек соң, Ринат, авыр түгелме? Син бит моңа кадәр гел техника, басу, чөгендер-кукуруз арасында эшләгән кеше", - дим. Ул йөзенә җитдилек биреп торган күзлеген якты итеп уйнатып, бераз тын тора. Чамалыйм: бу - аның кайсы җирдән башларга, дип кенә тукталыш ясавы. Чөнки эше - бик күп. Кеше нигә генә тотынса да, иң беренче Советка килә. Документы, белешмәсе - барысына да ашыгыч, минутында ук кирәк. Авыл җирлегендә, Әхмәтне дә кертеп, 7349 кеше яши. Күп катлы 58 йорт бар. Йорты күп катлы булгач, аның эше дә "күп катлы" инде. Әле менә йортларга ике контурлы котел урнаштырдылар. 199 фатирда хәзер, күп түлибез, дип, бик борчылмыйча, газ ягып яталар. Җәй көне 6 чакрымда су линияләрен алыштырдылар Ринатны эзләгән көннәрдә алар Сарманның 4 яңа урамында газ ялгау эшләре белән дә йөргәннәр икән. Көз көне 3600 төптән артык агач утыртканда да, аның "УАЗ"ы Сарманның әле бу, әле теге башында чабулап кына торды. Х.Хәйруллин урамында аукцион нигезендә җир участоклары бирелә башлаган. Быел 23 участок алынды, ди Ринат Шәйхуллович. Билгеле, мондый күләмле эшләр район җитәкчелеге ярдәме аркасында, оешмалар белән берлектә алып барыла. "Аңлашып, алдан ныклап планлаштырып эшлибез, - ди Башкарма комитет җитәкчесе. - Эш сәгатем иртән 7 нче яртыларда Ләис Һадиевичның кабинетыннан башлана, шул көе - кичкә кадәр. Әле менә 4 нче январьда ук ике контурлы котел кую буенча кешеләр килә. Аларны каршы алып, урнаштыру якларын карап куйдык инде. Ленин урамының 45 нче йортында яшәүчеләр белән дә сөйләшенде". "Кеше белән эшләү авырмы?" - дигән сорауга яңадан кайтып, ул болай диде: "Халык белән очрашудан качмаска кирәк. Проблемаларны турыдан-туры, уртага салып сөйләшсәң, ул сине аңлый. Эшли алмыйсың икән - вәгъдә бирмә. Инде әйткәнсең икән - ничек тә үтәргә тырыш. Кешене бер алдап була, ике. Ләкин инде аннан соң ышаныч бетә. Кеше белән эшләү өчен, оста психолог булу кирәк..." Ринат Шәйхуллович халыкның теләген-уен белүнең көчле бер чарасы булган җыеннардан да күп тәҗрибә, сабак ала, үзе әйтмешли, җыен үткәрүдән бер дә качмый. Тик очрашулар мәгънәле узсын да, файдалы нәтиҗәләр китерсен. Күмәк эшләрне халык белән бергә уйлап-киңәшләшеп эшләгәндә генә, аның күңеленә юлны тиз табып булганын яхшы белә ул. "Бик ышанычлы кеше. Бу - безнең эш түгел, дими, бер дигән итеп, ахырына кадәр башкарып чыга. Дан-дәрәҗәләргә кызыкмый. Төпле, акыллы, гади. Кешене хөрмәт итә", - бу Ринат Шәйхуллович белән бергә эшләүче Дамира Сәрвәрова сүзләре. Бик дөрес! Ринат тик торуны белми. Эш аны, бик тиз эзләп табып, күңеленә "очып" килеп керә... Аның гадел, тынгысыз, кирәкле эшчәнлеге аркасында күпме тормыш имин-тыныч, көйле бара. Җитәкченең ничек тырышуын кеше дә күрә: ул җитәкләп барган олы эш арбасына, ихтирам-хөрмәт билгесе булып, халык рәхмәте бөртекләре әледән-әле өстәлеп тора.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X