САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Кояш кебек йөзләре

Бу йортның хуҗабикәсе дә, анда эшләүче кызлар да ачык йөзлеләр, бик төгәлләр. Үз эшләрен ихластан башкаралар. 25 ноябрьдә иртә таңнан мин, кар-буранга карамый, Җәлил санаториена юл тоттым. Ишекне ачып керүгә, мине вахтада Гүзәлия исемле кыз каршы алды. Каян килдегез, туңмадыгызмы, юллар начар түгелме, дип кызыксынып, ачык йөзе, тәмле сүзләре белән...

Бу йортның хуҗабикәсе дә, анда эшләүче кызлар да ачык йөзлеләр, бик төгәлләр. Үз эшләрен ихластан башкаралар.
25 ноябрьдә иртә таңнан мин, кар-буранга карамый, Җәлил санаториена юл тоттым. Ишекне ачып керүгә, мине вахтада Гүзәлия исемле кыз каршы алды. Каян килдегез, туңмадыгызмы, юллар начар түгелме, дип кызыксынып, ачык йөзе, тәмле сүзләре белән каршылады ул мине. Өс киемнәремне салырга булышты һәм, үзе артыннан ияртеп, икенче катка алып менеп китте. Табиб кабинеты ишек төбенә урындык куеп, бераз көтәргә кушты һәм аска йөгерде. Озак та үтмәде, табибә, ул бу йортның хуҗабикәсе дә икән, Эльмира Дамировна килеп җитте. Шәфкать туташы Зенфира документларны әзерләгәннән соң, миңа 302нче бүлмәдән урын бирделәр. Эчке тәртип кагыйдәләрен аңлатып, дәвалану бүлмәләрен күрсәтеп, ашханәгә чәйгә озаттылар.
Шулай 8 декабрьгә кадәр дәваландым, тәрбияләндем, ял иттем. Мондагы чисталык-пөхтәлеккә сокланып туймаслык. Ашханә кызларының берсен мактап, икенчесен калдырырлык түгел. Официанткалар Фәридә белән Татьяна, күбәләкләрдәй, очып кына йөриләр. Дәвалану бүлмәсе кызлары да - һәркайсы үз эшләренең осталары, хезмәтләрен ихластан башкаралар, бу йортның хуҗабикәсе кебек төгәлләр, ягымлылар. Йокы бүлмәләре җылы, якты, чиста урын-җир белән тәэмин ителгән. Биредә бер генә нәрсә җитми: намаз бүлмәсе. Бүлмәләрдә һәркем дә намаз укымый, ә укыган кешегә уңайсыз. Башка якларына рәхмәт әйтеп бетерерлек түгел.
Халык өчен шундый мөмкинлек тудыручы "Җәлилнефть" идарәсе җитәкчесе М.Каюмовка монда килгән һәркем рәхмәтле. Аңа, шулай ук бу зур йорт өчен җаваплылыкны үз өстенә алган олы йөрәкле хатын-кыз Эльмира Дамировнага тынгысыз хезмәтләрендә Аллаһы Тәгалә ярдәм, исәнлек-саулык бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев