САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Кичер мине, әнкәй

"Улым, савыт-сабаларны гына әзрәк җыештырып куйчы, башым авыртып тора, ятып торам әле", - дип, әнисе түр бүлмәгә таба атлады. "Алырсың әле, вакытым юк", - диде улы моңа каршы һәм, бүлмәсенә кереп, ишеген шартлатып ябып куйды. Үзгәрде Ришат, үзгәрде! Кечкенә вакытында бик мөлаем бала иде. Газиз ана, тормыш иптәшен җирләгәннән соң:...

"Улым, савыт-сабаларны гына әзрәк җыештырып куйчы, башым авыртып тора, ятып торам әле", - дип, әнисе түр бүлмәгә таба атлады. "Алырсың әле, вакытым юк", - диде улы моңа каршы һәм, бүлмәсенә кереп, ишеген шартлатып ябып куйды.
Үзгәрде Ришат, үзгәрде! Кечкенә вакытында бик мөлаем бала иде. Газиз ана, тормыш иптәшен җирләгәннән соң: "Терәгем син булырсың инде, улым", - дип, бар өметләрен аңа баглады. Тормышта авырлыклар күп булса да, чыдам булды, сынмады. Ир балам бар, картаймыш көнемдә ул ташламас, дип, ныгып килүче баласыннан юаныч эзләде.
Ләкин нәрсә булды соң улына? Әллә ата тәрбиясе эләкмәдеме, әллә газиз баланың йөрәгенә явыз бүреләр хуҗа булдымы? Ул әкренләп юлдан яза башлады. Сау-сәламәт ир-егет беркайда эшләми, җитмәсә, салгалап та кайткалый. "Әнием", - дигән сүзләрне дә күптән ишеткәне юк ананың. "Тездә чакта сөйдерә, тездән төшкәч, көйдерә", - дигәннәр бит борынгылар, белми әйтмәгәннәр, күрәсең. Көйдерде Ришат әнкәсенең йөрәген, аны тәмам картайтты. Теләсә нәрсә кычкыра, төнлә кайтып, исерек баштан тавыш куптара. Анасы үзенә хас сабырлыгы белән улына бер сүз әйтми, чәен куя, киемнәрен юа.
Соңгы арада бигрәк таушалды ана, яшь тә үзенекен аладыр. Кайнар ашы, яңа гына духовкадан чыгарган икмәге белән улын сыйлап, бераз ятып торыйм дип, бүлмәсенә атлады. Улы да, гадәтенчә, ашаганнан соң, бүлмәсенә кереп, ятагына ауды. Боргаланып, күпме вакыт яткандыр, кинәт, өй эчендә артык тыныч, караңгы булып китте. Егетнең күңеле шомланды, йөрәген ниндидер курку алды. Ул, урыныннан торып, бүлмәсеннән чыкты. Сәер, табындагы савыт-саба урыныннан селкенмәгән. Егет тиз генә әнисе яткан бүлмәгә керде, һәм аның күзләре түрдәге караватка төште. Бераз ятып кына торыйм, дигән ана артык тыныч ята. Әнисенең сулавын ишетергә теләде, ләкин әнкәсеннән һичбер тавыш килмәде. Ришат, үзе дә сизмәстән: "Әни, әнием!" - дип кычкырып җибәрде. Ләкин ана селкенмәде. Егет ятак янына егылып тезләнде, әнисе кырына башын салды. Кулын үзенең кулларына алды, ләкин ана кулында җылы тапмады... Кечкенә вакытында бу куллар никадәр йомшак була иде. Кичләрен төрле уйларга чумып, йоклап китә алмый ятканда, әнинең бу куллары аны бик тиз йокыга талдырды. Бервакыт, күрше малайлары белән туп тибеп уйнаганда, егылып, аягын авырттырып кайткач та, шушы йомшак кулларның авырткан җирне бер сыпыруы, мөлаем тавышы белән: "Улым, түз" - дип дәшүе, малайның бар авыртуларын басты. Ләкин шифалы кулларга нәрсә булган, алар ник салкын? "Әнием, әнием", - дип кабатласа да, ул ни өчен "Улым" дип әйтми? Әнисенең җансыз тәнен кочкан Ришат, сабый бала кебек, көчсез иде. "Әнием, эндәш миңа, эндәш, мин синең улың бит, эндәш миңа, әнием... Үлә күрмә, мин сине күпме рәнҗеттем, кичер мине, гафу ит!"
Мондый халәттә беркайчан да булганы юк иде аның. Ришатның әнисен бер генә мизгелгә булса да кайтарып, җылы кулларыннан тотасы, бер генә тапкыр булса да, "улым" дигән сүзен ишетәсе, "Әнием, кичер мине, рәнҗемә", - дип ялварасы килде. Моның өчен ул әллә ниләр эшләргә дә әзер иде.
Шулвакыт егетнең кулларыннан кемдер тотып: "Улым, нәрсә булды? Әллә саташасың инде?" - диде. Бу тавышка сискәнеп, күзләрен ачканда, ул каршысында басып торган әнкәсен күрде. Әйе, аның каршында исән-сау килеш әнкәсе басып тора иде. "Ришат, балакаем, йоклаганда, нидер кычкырдың, борчылып кердем",- дип дәвам итте әнисе. Ришат үз күзләре күргәнгә ышанмый, әнисенең йомшак кулларыннан алып, моңсу күзләренә карады. Күпме михнәт, күпме хәсрәт иде аларда. Йөзе буйлап як-якка сибелеп киткән җыерчыкларның һәркайсысы нәрсәдер сөйли кебек иде аңа. Шатлыгы эченә сыймаган Ришат: "Борчылып кердеңмени? Әнием, кичер мине, гафу ит", - дип, әнисенең арык тәнен киң күкрәгенә кочты. Бу куркыныч хәлнең төш кенә булуына сөенеп, аның күзләреннән ирексездән яшьләр акты.
Әнкәй... Шушы газиз сүзне без никадәр аз әйтәбез. Алар янәшәбездә исән-сау булганда, кадерләрен тиешенчә белмибез. Дөнья эшләре, үз балаларыбыз мәшәкатьләренә башаяк чумып, дөнья һәм ахирәт бәхетләренә сәбәпче булган әнкәйләр фатихасыннан үз-үзебезне мәхрүм итәбез. Газиз әнкәйләр, сезнең хакларыгызны үтәп бетерә алмаганга, кичерегез безне, безгә рәнҗемәгез. Сезнең рәнҗешегезне алсак, бервакытта да бәхетле була алмабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев