САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Күңелемдә – көн нуры

Безгә бу тормышта күпне күрергә туры килде. Авыр сугыш елларын, аннан соңгы ач-ялангач вакытлар. Алар барысы да безнең буын күңелендә гомерлеккә саклана. Була шундый чаклар, хәтердә йөрткән бу еллар турында кемгәдер сөйлисе, азын гына булса да, хәтирәләрне киләчәк буыннарга тапшырып калдырасы килә. Безнең әти Әхмәтсәлим - мулла иде. Куркытуларга, янауларга...

Безгә бу тормышта күпне күрергә туры килде. Авыр сугыш елларын, аннан соңгы ач-ялангач вакытлар. Алар барысы да безнең буын күңелендә гомерлеккә саклана.
Була шундый чаклар, хәтердә йөрткән бу еллар турында кемгәдер сөйлисе, азын гына булса да, хәтирәләрне киләчәк буыннарга тапшырып калдырасы килә. Безнең әти Әхмәтсәлим - мулла иде. Куркытуларга, янауларга исе китмәде, шәригать кушканча яшәде, башкаларны да шуңа өндәде. Хәтеремдә, безнең әткәйне: «Малайларын сөннәтләтте», - дип, барып әләкләгәннәр. Килгән инде, мин сиңа әйтим, кара айгыр җигеп югарыдан берәү. Әткәйгә җикеренә, кая, малайларыңны күрсәт, ди. Мондый хәлләрне онытып буламы соң? Әнкәебез Зөһрә белән алар 5 баланы исән-сау тәрбияләп үстерделәр. Әни, 93 яшенә җитеп, вафат булды. Исән балалардан без икәү генә инде. Сеңелем Вәсимә - балалар табибәсе, Сарманда тора (рәсемдә сул якта). Без хатыным Фәүзенур белән 52 ел яшибез, 6 балабыз булды. Әхсән, Тәлгать авылда төпләнделәр, умартачылык белән шөгыльләнәләр. Бу һөнәр безгә бабайлардан ук килә, Аллага шөкер, аны балалар да ташламадылар. Фәүзенурның, пенсиягә чыкканчы, эш урыны медпунктта булды, санитарка иде. Аңа кадәр колхозда төрле эшләрдә эшләде. Мин үзем дә күп тармакларда хезмәт куйдым. Дуңгызчылык фермасында - мөдир, Серго исемендәге колхозыбызда партком секретаре булдым, трактор паркында эшләдем. Хезмәтемне күрә белделәр, күп тапкырлар Мактау кәгазьләре һәм «Хезмәткә дан» ордены, юбилей медальләре, билгеләре белән бүләкләндем. Хуҗалык рәисе булып, Габдрахманов Мисхәт эшләгән елларны сагынып искә алам. Ул чын мәгънәсендә җитәкче, эчкерсез, кешеләргә бик игътибарлы, ярдәмчел, игелекле кеше иде. Аннан Миңнуллин Хәмит, Нуриәхмәтов Феликс белән эшләдек. Алар рәислек иткән елларда хуҗалык алдынгылар рәтендә булды, халык иркен, мул яшәде. Феликс эшләгән елларда авылда мәчет салынды. Аны төзүдә үземнән дә өлеш керүенә бик сөенәм. Мәчетебез, урамның әллә кайларыннан күренеп, авылга нур чәчеп тора. Урамнарны төзекләндерүдә, зиратларны әйләндереп алуда да катнашым булды, дип әйтә алам. Уңган егетләр бу эшләрне бер дигән итеп башкарып чыктылар. Сварщик Рафис Фәләхов, Ринат Ахунов, Зөфәр Кәрамовка авыл халкы бик рәхмәтле калды. Ленин урамының бер башына таш салынды. Элек бу тирәдә юл начар иде. Мәсәлән, өй саен сөт тапшыручылар бар, ә сөт машинасы урамның бу очына керә алмый. Шушы юлны салуның әз генә тарихын сөйләп үтәм. Район башлыгы Нәфис Закировка кереп, хәлне аңлаттык. Ул ягулык белән ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Бездән ерак түгел карьер бар, аннан таш чыгарырга бульдозер кирәк, ә ул бездә юк. «Җәлилнефть» идарәсенең ул вакыттагы җитәкчесе Миргазыян Таҗиевка мөрәҗәгать итәргә киңәш бирделәр. Без авылдаш Габделхак Даутов белән Җәлилгә киттек. Миргазыян Зәкиевич безне ачык йөз белән каршы алды, үтенечебезне тыңлаганнан соң, ничек тә ярдәм итәргә тырышырмын, диде. Шулай да: «Сез, абзыйлар, нигә миңа килергә булдыгыз соң әле?»- дип сорады. «Сезне кеше сүзен тыңлый, ярдәм итә, дип ишеттек. Аннан соң, Сез - безнең депутат та бит әле»,- дидек без моңа каршы. Булышты, рәхмәт аңа. Бульдозер атналап эшләде, ташыганда, төягәндә, үзебезнең авыл егетләре катнашты. Кыскасы, кирәк булганда, бездә кулы эш тота белгән бөтен кеше ярдәмгә әзер тора. Аргы якка чыгу өчен, кечкенә күпер сыман юл да ясалды. Югыйсә, ул тирәләрдәге кеше әллә каян урап йөри иде. Игелекле эшләр башкарсаң, аларга үз өлешеңне кертсәң, бу бик күңелле хәл бит. Эшеңнең нәтиҗәсе елларга, киләчәккә кала. Аллага шөкер, гел кешеләргә ярдәм итәргә тырышып яшәдем. Гомер көзләренә килеп җиткәч, эшләп йөргән еллар шулай еш искә төшә. Хәзер инде әллә ни булдырып булмый, яшь чаклар түгел. Шуңа сөенәм: 6 балабыз да эшчән, тырыш булып үстеләр. Улларыбыз Әхсән, Тәлгать, кызларыбыз Вәсилә, Әдибә, Әминә, Фәридәнең һәркайсының - үз тормышы. 12 оныгыбыз бар. Булганына шөкер итеп, улым Тәлгать, киленебез Гөлнара тәрбиясендә тыныч кына яшәп ятабыз. Алдагы көннәребез дә шулай күркәм, имин булсын иде, дип телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев