Общество
Иске Имән авыл җирлеге һәм Җәлил бистәсе башлыклары Казаннан яңа машиналы булып кайттылар
21 декабрьдә Казанның «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының XII съезды узды. Аның эшендә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендәге безнең район делегациясе дә катнашты.
Съезд башланыр алдыннан Дәүләт Советында инде традициягә әверелгән күңелле чара - муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелүче конкурс җиңүчеләренә җиңел машина ачкычларын тапшыру булды....
21 декабрьдә Казанның «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының XII съезды узды. Аның эшендә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендәге безнең район делегациясе дә катнашты.
Съезд башланыр алдыннан Дәүләт Советында инде традициягә әверелгән күңелле чара - муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелүче конкурс җиңүчеләренә җиңел машина ачкычларын тапшыру булды. Бүләкләнүчеләр арасында районның Иске Имән авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламова һәм шәһәр тибындагы Җәлил бистәсе башлыгы Рәфыйк Кәримов та бар иделәр.
Җирлек башлыкларының бу уңайдан редакциябез хәбәрчесенә биргән әңгәмәләрен газетаның 27 декабрь санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев