САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Ишетелми калган үтенеч

Үткән гасырның 90 нчы елларында журналларда, газеталарда әледән-әле шәхес культы чорында законсыз җинаять җаваплылыгына тартылган һәм партия сафларыннан чыгарылган кешеләрне реабилитацияләү белән бәйле материаллар басылып торды. "Татарстан коммунисты" журналының 1989 елның 10 нчы санында Мәхмүт Бөдәйли турында куанычлы менә мондый хәбәр бар: "Бөдәйли Мәхмүт Һадиевич 1895 елда туган, 1918 елдан...

Үткән гасырның 90 нчы елларында журналларда, газеталарда әледән-әле шәхес культы чорында законсыз җинаять җаваплылыгына тартылган һәм партия сафларыннан чыгарылган кешеләрне реабилитацияләү белән бәйле материаллар басылып торды. "Татарстан коммунисты" журналының 1989 елның 10 нчы санында Мәхмүт Бөдәйли турында куанычлы менә мондый хәбәр бар:
"Бөдәйли Мәхмүт Һадиевич 1895 елда туган, 1918 елдан КПСС члены. Кулга алынганчы, резина трестының Казан бүлегендә управляющий булып эшли. 1929 елның сентябрендә Татторг партия ячейкасының партия членнары һәм членлыкка кандидатларны тазарту комиссиясе аны партиягә ят һәм дошман элемент дип, Солтангалиев белән партиягә каршы элемтәдә торганы һәм аның карашларын үткәргәне, партиягә кергән вакытта атасы һәм үзенең мулла булу фактын яшергәне һ.б. өчен дип, партиядән чыгара. 1930 елның июлендә, ОГПУ коллегиясе карары белән, 1932 елда Казанда советка каршы үзәк члены, ә 1924 елдан үзәкнең җитәкчеләреннән берсе булган, партиягә, Совет властена каршы көрәшкән, дигән ялалар ягып, , биш елга хезмәт белән төзәтү лагерына хөкем ителә. 1934 елда азат ителә. Ләкин Рыбинскида "Главхлеб" берләшмәсе бухгалтеры булып эшләгәндә, 1938 елның октябрендә кабат кулга алына һәм НКВД каршындагы Махсус киңәшмә карары белән 1940 елның июлендә хөкем ителеп, сигез елга хезмәт белән төзәтү лагерына җибәрелә. Җәза срогын тутырганнан соң, Кокандта яши һәм эшли, анда кабат кулга алына һәм 1949 елның ноябрендә СССР Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгы каршындагы Махсус киңәшмә карары белән сөргендә эшләргә хөкем ителә. Нинди дә булса конкрет гаепләүләр күрсәтелмәгән. 1957 елның июлендә бу хөкем карары юкка чыгарылды һәм эш җинаять составы булмаганга күрә туктатылды. КПСС өлкә комитеты бюросы карары белән М.Һ. Бөдәйлинең партия стажы 1918 елдан расланды".
Кем соң ул Мәхмүт Бөдәйли?
Анкета мәгълүматлары буенча сүзне башласак, ул 1895 елның 3 нче апрелендә элекке Казан губернасының Мамадыш өязендәге Иске Максим (хәзерге Ямаш) авылында туган. Әтисе Кәшфелһади Сарман районындагы Карамалы авылында Бөдәил карт гаиләсендә туып-үскән кеше була. Кәшфелһади Биклән һәм Троицк мәдрәсәләрендә белем алганнан соң, Иске Максим мәхәлләсенә килеп урнаша. Ул Янбулат авылының Фәридә исемле кызы белән никахлаша. Мәхмүт менә шушы гаиләдә дөньяга килә.
1908 елда әниләре Фәридә Сираҗетдин кызы кинәт үлеп китә. Тагын бер ел чамасы узуга, Кәшфелһади абзыйны паралич суга һәм ике көннән ул да дөнья куя. Яшь үги әни өстендә калган алты-җиде бала арасында иң өлкәне Мәхмүт була. Ятим балаларны Карамалы авылыннан Һади бабайның туганы Кыям Имамов авылга алып кайтырга килә. Энеләрен, сеңелләрен авылга озатып, 13 яшьлек Мәхмүт Троицк якларына үз тамагын үзе туйдыру нияте белән китә. Ул җәй көннәрендә казах байларында куйлар көтә, кыш көне Троицк мәдрәсендә укый. Ә инде 1912 елда ул "Энергия" типографиясенә хәреф җыючы булып эшкә керә. Шушында басыла торган юмористик "Акмулла" журналына үзе дә языша башлый. Сәләтле егетне 1914 елда урта Азиягә Төркестанга, әлеге журналның хәбәрчесе итеп җибәрәләр. Биредә ул үзбәк телендә беренче мәртәбә Ташкентта чыга башлаган "Садои Төркестан" газетасында мәкаләләр бастыра. Әмма берничә айдан соң аны "Мөселманнар тормышыннан бер ләүхә" исемле мәкаләсе өчен патша властьлары кулга алалар. Газетаны нәшер итүчеләрнең актив яклавы аркасында гына ул иректә кала. Шулай да Ташкенттан Төркестанга китәргә мәҗбүр була һәм ул анда "Кәшфи-задә" фамилиясе белән яши һәм эшли башлый.
1915 ел башында Мәхмүт Карамалы авылына энеләренә һәм сеңелләре янына кайта. Монда ул, өяз үзәге Минзәләгә барып, авылда ясле ачарга акча алуга ирешә. Ул ачкан яслегә балалар бик теләп йөриләр. Шушы ук елны ул патша армиясе сафларына алына. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында Мәхмүт Бөдәйли XI армия составында Көньяк-көнбатыш фронтта була. Сугышта каты яралана, янында гына шартлаган бомба куптарган көчле дулкын аны бәреп ега, һәм ул туфрак астында күмелеп кала. Көчле контузия ала, озак кына лазаретта ятарга туры килә. Шул чакта Мәхмүт яңадан Карамалы авылына ялга кайта. Февраль революциясе кызган көннәрне ул үзенең хезмәт иткән частена әйләнеп кайта. Сугышчылар аны 105 нче дивизиянең солдат комитеты председателе итеп сайлыйлар. Дин тотучы мөселманнар аны полк мулласы итеп тә тәкьдим итәләр. Шушы XI армиядә аның башлап йөрүе нәтиҗәсендә татар телендә "Иптәш" дигән газета чыга башлый. Бу газетада аның мәкаләләре һәм шигырьләре әледән-әле басылып килә. Шушы елларда ул Казанда "Окоплар авазы" дигән махсус брошюра да бастырып чыгара. Бөтенроссия мөселман хәрби советы тарафыннан чыгарылган бу брошюрага бик күп солдат җырлары да кергән.
1917 елның җәендә аны мөселман сугышчыларының армия комитеты председателе итеп сайлыйлар. XI армиянең фактик командиры Крыленко ярдәме белән Мәхмүт Бөдәйли әлеге армия составында аерым мөселман батальоны оештыра. Әлеге батальон сугышта күп батырлыклар күрсәтә, туганлашу идеясен күтәреп чыга. 1918 елның март аенда Мәхмүт Бөдәйли Мамадышка кайта. Шушы елны ул партия сафларына керә. Тормыш чыныгуы алган егетне партиянең Мамадыш өяз комитеты һәм өяз башкарма комитеты члены итеп сайлыйлар. Бер үк вакытта ул өязнең хәрби комиссары да була. Шушы вакытта ул Мамадышта беренче татарча типография оештыра һәм "Мамадыш тавышы" исемендәге газетаның редакторы буларак та актив эшли. Язмыш аны дүрт мәртәбә Ленин белән очраштыра. Беренче тапкыр ул аны Казан губернасы делегаты буларак, Советларның VII Бөтенроссия съездында күрә һәм аның ялкынлы сүзләрен тыңлый. Ленин делегатлар белән сүз алышкан арада, М.Бөдәйлинең казах, кыргыз, үзбәк, гарәп телләрендә яхшы сөйләшүен белә һәм якташыбызны Мәскәүдә калдыра, аңа ВЦИКның "Кызыл Шәрык" агит-полит поездын төзүдә һәм оештыруда катнашырга тәкъдим итә. Мәхмүт Бөдәйли әлеге поездның комиссары урынбасары һәм казах, үзбәк, кыргыз, татар телләрендә чыгачак "Кызыл Шәрык" газетасының редакторы итеп билгеләнә. Владимир Ильич "Кызыл Шәрык" поезды белән китәчәк иптәшләргә шәхсән күрсәтмәләр бирә. Ул милли мәсьәләләрне урында ничек хәл итү, Урта Азиядә Совет властен урнаштыру һәм ныгыту буенча үз фикерләре белән уртаклаша. В.И.Ленин белән икенче тапкыр менә шунда очраша ул. Аннан соң аны Мәскәүдә Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының икенче съездында күрә. Татарстан республикасын оештыру мәсьәләсе буенча җыелган киңәшмәдә Мәхмүт Бөдәйли Ленин белән дүртенче мәртәбә очраша. Урта Азия якларында Мәхмүт Һадиевичка берничә ел эшләргә туры килә. 1920 елның октябрь аенда аны Валериан Куйбышев белән бергә Бохара коммунистлар партиясе үзәк комитетына ярдәм итү өчен Бохара Халык Республикасына җибәрәләр. Биредә ул партия үзәк комитеты инструкторы һәм матбугат халык комиссары була.
1921 елда ул Хорезм республикасында РСФСР илчесенең урынбасары, 1922 елда Төркестан республикасында милләтләр эше буенча халык комиссары урынбасары була. Бохарада эшләгән чакта ул үзбәк телендә "Бохара хәбәре" дигән газета чыгару эшен җитәкли. 1922 елда РКП(б) Үзәк Комитеты Бөдәйлине Татарстанга эшкә кайтара. Аның 7 елга сузылган Казан тормышы вакыйгаларга бик тә бай. Татарстанда ул - рәсми рәвештә сәламәтлек саклау халык комиссары урынбасары, юстиция халык комиссары урынбасары, "Резинотрест" идарәсе җитәкчесе булып эшли. Ул КПСС өлкә комитеты конференцияләрендә, съездларында делегат булып катнаша.
Табигате белән аралашуга маһир буларак, ул Татарстанда һәм илдә милли мәсьәләне хәл итү буенча дискуссияләрдә актив катнаша. Бу мәсьәләдә Мирсәет Солтангалиев карашларын яклый. Бу өлкәдә үзләренең карашларын яктыртып, партия Үзәк Комитетына язылган махсус гаризага кул куйган 39 коммунист арасында Мәхмүт Бөдәйли дә була. Алга китеп, шунысын да әйтик, халык дошманы дип хөкем иткәндә һәм 1929 елда партиядән чыгарганда, шул "солтангалиевче" дигән исем һәм 39 коммунист гаризасына кул кую аңа төп гаепләр булып тагыла.
Казанда чагында Мәхмүт Бөдәйли газета-журнал редакцияләре белән элемтәне өзми. Ул "Чаян" журналы редакторларыннан берсе була, "Кызыл Шәрык яшьләре" журналы, "Кызыл Татарстан" газетасы редколлегияләрендә эшли. Актив рәвештә әдәби иҗат белән шөгыльләнә. 1950 еллар ахырында язылган автобиографиясендә ул Казанда басылып чыккан хезмәтләренең исемнәрен китерә. Менә алар: К.Марксның "Коммунистик манифесты" - сорау һәм җавап формасында татарчага тәрҗемә, "Коммунистның беренче әлифбасы", "Иптәш, үзеңне тикшер!", "Социаль авырулар һәм аларның зарары", "Бизгәк", "Миллионнарны саклау хакына", "Замана шаяртулары", "Тормыш төпчекләре", "Солдат җырлары", "Көлүнең физиологиясе һәм психологиясе".
Иҗатының ныгып һәм тамыр җәеп килгән бер чорында Мәхмүт Бөдәйли шәхес культы корбаны була. Ул судсыз хөкем ителә. Билгеләнгән срокны тутырып, иреккә чыгып, ел-ел ярым узуга, аны тагын кулга алалар, һәм ул тагын судсыз-тикшерүсез хөкемгә тартыла. Шулай итеп, аның ГУЛАГ архипелагында чирек гасырга якын гомере уза. Беломорканал, Коми АССР, Себер... төрмә, сөрген. Ул елларда халыкның меңләгән уллары язмышын ул да уртаклаша, алар күргән, кичергән нәрсәләр аның да башыннан уза.
Минем Мәхмүт ага Бөдәйли белән җитмешенче еллар башында күп тапкырлар сөйләшеп утырганым булды. Ул Яңа Әхмәт авылында яшәүче бертуган сеңлесе Мостәфизә әби янына кайта торган иде. "Юмор һәм сатира антологиясе" өчен материаллар җыюын дәвам итте. Тормышны сөюче бу кешенең яшәү дәртен бернинди лагерьлар да сүндерә алмаган иде. Ул язмышыннан бер дә зарланмады. Ленинны күрүе белән горурлануын сиздереп торды. Фатих Әмирхан белән шифаханәдә бик озак бергә ятуын сөйләде. Мирсәет Солтангалиев турында, ул, гомумән, сөйләмичә түзә алмый иде: "Юк, энекәш, Мирсәет кебекләр халык дошманы була алмый. Ленинчы иде ул, ленинчы... Мулланур Вахитовлар эшен дәвам итүче асыл зат иде",- ди ул, уйларына бирелеп. Тагын тынлык урнаша. Мәхмүт ага сирәгәйгән аксыл чәчләрен сыпырып куя, зәңгәр күз карашларын бер ноктага юнәлтеп, әкрен генә сүз башлый: "Ә мине, энекәш, Берияне атканнан соң, бер ел үткәч, 1955 елда ук акладылар, ә менә партия сафларына һаман да торгызмыйлар. Съездларга да, Хрущевка да, Табеевка да, Пельшега да язып карадым, юк, безнең уңайга җил юк"...
Мондый сөйләшүләрне бүген инде сагынып кына искә алырга калды.
КПСС өлкә комитетында курсларда булган чагында, өлкә комитетның партия архивында булырга туры килде. Мәхмүт Бөдәйли белән кызыксынуымны белгәч, архив директоры Д. Шәрәфетдинов миңа аның турында җыелган байтак документларны күрсәтте. Шунда мин аның Н.С.Хрущевка, А.Я.Пельшега язган хатлары белән дә таныштым. Минем белән икәүдән-икәү генә сөйләшкән сүзләрне ул аларга да турыдан-туры язган икән. Н.С.Хрущевның, бер чыгышында В.И. Ленин әйткән сүзләрне кабатлап, "Әгәр дә үзләренең асылы белән әйбәт һәм намуслы кешеләр булып кала бирәләр икән, кайчандыр партия линиясеннән читкә киткән иптәшләрне партиядә бөтен көч белән саклап калырга тырышырга кирәк. Андый кешеләрне бөтен көч белән яңадан дөрес юлга кайтарырга омтылырга кирәк", - дип күтәреп алуы турында укыгач, Мәхмүт Бөдәйли 1958 елның 16 нчы декабрендә аңа махсус хат яза. Үзенең 25 ел буена заман зилзиләләре авырлыгын, гаделсезлекнең һәм закон бозуларның нәтиҗәсен татырга туры килүен, һәртөрле законнарны бозып, 64 тапкыр сорау алуларда булуын, сәламәтлеген, хәтерен югалтуын әйтә. Үзенең хәзер инде үз-үзен якларга һәм чыгыш ясарга хәле юклыгын белдерә. "Мине ярдәмегездән мәхрүм итмәгез, үлем алдыннан булса да, миннән партиянең ташландыгы һәм сатлык җаны ясамагыз", - дип ялвара ул. Әйе, ул Мирсәет Солтангалиев белән күп тапкырлар очрашуын яшерми. Н.С. Хрущевка язган хатында ул болай ди: "Минем белән очрашкан чакта ул һәрвакыт ленинчы буларак сөйли һәм Сталин аңа үзе рекомендация бирәчәген һәм тиздән партиядә торгызылачагын әйтә иде".
Кызганычка каршы, М.Бөдәйлинең өмете акланмый кала. Аны һаман әле партия сафларында торгызмыйлар. 1971 елның 5 апрелендә КПСС Үзәк Комитеты каршындагы партия контроле комитеты председателе Пельшегә язган хатын ул шундый сүзләр белән тәмамлый: "Кадерле партия! Мин һәрвакытта сиңа тугрылыклы булдым, үзем дә аңламыйча, бик зур хаталар җибәргәнмен. Минем эчкерсезлегемне аңла, гафу ит мине, миңа үземнең аңламыйча югалткан бәхетемне кайтарып бир! Ленинчы буларак, сүз бирәм, аз гына калган гомеремнең азагына кадәр сиңа тугры һәм эчкерсез булырмын! Озын, шатлыксыз гомеремнең кичке шәфәгында булса да, үземне тугры членың итеп исәпләргә миңа мөмкинлек бир!"
Әмма бу юлы да Мәхмүт агага андый мөмкинлек бирелми. Дөньяга карап туймас мөлаем күзләре мәңгегә йомылганга да байтак еллар үтте инде. Бүген исә Мәхмүт Һадиевич Бөдәйлинең тугры исеме халыкка пакьләнеп, акланып, кире кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев