САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Иминлек – үз кулыбызда

Салкыннар килү белән, янгыннар һәм аларда үлүчеләр саны арта. Республикада 1 ноябрьдән 17 ноябрьгә кадәр арада гына 157 янгын чыгу очрагы теркәлде, аларда 17 кеше һәлак булды. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 6 тапкыр артыграк. Әлмәт, Зәй, Тукай, Чирмешән районнарында янгын очраклары аеруча нык арткан. Янгыннарның шулай күп...

Салкыннар килү белән, янгыннар һәм аларда үлүчеләр саны арта. Республикада 1 ноябрьдән 17 ноябрьгә кадәр арада гына 157 янгын чыгу очрагы теркәлде, аларда 17 кеше һәлак булды. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 6 тапкыр артыграк. Әлмәт, Зәй, Тукай, Чирмешән районнарында янгын очраклары аеруча нык арткан.
Янгыннарның шулай күп булуы безнең районда 23 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр чорда күзәтелде. 4 янгын чыкты. Аларның 2сенә-электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен үтәмәү, 1сенә -тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү, 1сенә мичтән файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпче булды. Бәхеткә, үлүчеләр һәм җәрәхәтләнүчеләр юк.
23 ноябрьдә Сарманда мичнең артык кызуы нәтиҗәсендә бер мунчаның эчке өлеше һәм түбәсе янды. 26 ноябрьдә исерек хәлдә тәмәке тартуы аркасында Петровка Завод авылында Н.ның йорты тулысынча янып бетте. 3 декабрьдә Иске Минзәләбашта бер йортның чормасында электр чыбыклары ялганган урында кыска ялганыштан ут чыгып, түбә янды һәм өй эчендәге җиһазларга зыян килде. Янгын частьләре хезмәткәрләренә, утның күрше йортларга күчүен булдырмау өчен, шактый көч түгәргә туры килде.
Мондый хәлләр кешеләрнең янгын куркынычсызлыгының элементар кагыйдәләрен һәм янгын чыккан очракта ничек хәрәкәт итәргә кирәклекне белмәүләреннән туа. Үзегезнең һәм мөлкәтегезнең иминлеге үз кулыгызда булуын онытмасагыз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев