САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Имин булыйк юлларда

Без югары технологияләр, компьютерлар, машиналар чорында яшибез. Әле моннан йөз ел элек кенә, юллардан шулкадәр күп машиналар чабар, дип, беркем дә башына да китермәгәндер. Автомобиль безнең көндәлек эшләрнең аерылгысыз бер өлешенә әйләнде. Шулай булгач, без, кем генә - машина йөртүчеме яки җәяүлеме - булмыйк, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә бурычлыбыз. Ләкин...

Без югары технологияләр, компьютерлар, машиналар чорында яшибез. Әле моннан йөз ел элек кенә, юллардан шулкадәр күп машиналар чабар, дип, беркем дә башына да китермәгәндер. Автомобиль безнең көндәлек эшләрнең аерылгысыз бер өлешенә әйләнде. Шулай булгач, без, кем генә - машина йөртүчеме яки җәяүлеме - булмыйк, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә бурычлыбыз. Ләкин моны күпләр санга сукмыйлар: техника йөртү таныклыгын кайберәүләр сатып алалар, икенчеләре руль артына алкогольле эчемлекләр эчкән хәлдә утыралар, өченчеләре балаларын игътибарда тотмыйлар. Билгеле, бу тармакта борчыган проблемалар болар гына түгел. Шул исәптән юллар да - безнең илдә җитди проблема. Шулай да кешеләр ни өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозалар соң? Минемчә, эш кагыйдәләрне үтәүне тәэмин итүче органнарда. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга тагын да катырак җәзалар куллансалар, бәлки, кагыйдә бозулар, юл-транспорт һәлакәтләренең, аларда зыян күрүчеләрнең саны кимер иде. Руль артына утырган шоферлар үзләрен зыян күрүчеләр урынына куеп карый алсыннар иде. Бүген шофер булсаң, иртәгә үзеңнең дә, балаңның да җәяүле урынында булуы ихтимал бит. Тик шунысы да бар: җәяүленең дә юл хәрәкәте кагыйдәсен бозуы мөмкин. Юлның нинди булуы да мөһим. Куркынычсыз юл - иминлек, дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев