САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Хуш киләсең, Аждаһа!

Яңа ел якынлашып килүче бу көннәрдә һәркем күңелендә - бәйрәм тантанасы. Сарманлылар да шатлыклы хисләр кичерәләр, иске елны озатып, зур өметләр белән Яңа елны каршыларга әзерләнәләр. Бу уңайдан 29 нчы январьда район үзәгенең Ял паркында бәйрәм тантанасы да үткәрелде. Сарманлыларны Яңа ел белән район башлыгы Нәфис Закиров тәбрикләде. Иске елның...

Яңа ел якынлашып килүче бу көннәрдә һәркем күңелендә - бәйрәм тантанасы. Сарманлылар да шатлыклы хисләр кичерәләр, иске елны озатып, зур өметләр белән Яңа елны каршыларга әзерләнәләр. Бу уңайдан 29 нчы январьда район үзәгенең Ял паркында бәйрәм тантанасы да үткәрелде. Сарманлыларны Яңа ел белән район башлыгы Нәфис Закиров тәбрикләде. Иске елның уңышлы булуын, сарманлыларның яңа - Аждаһа елына да зур өметләр баглавын билгеләп үтте, кыскача киләсе елда башкарылачак эшләргә тукталды, Яңа елга иң яхшы әзерләнгән оешмаларны бүләкләде. Бәйрәмгә, күчтәнәчләр белән, сарманлыларны котларга агрофирмаларның Кыш бабайлары белән Кар кызлары да килгәннәр иде. Бәйрәмчә бизәлгән атлар балаларны урам әйләндерде. Бәйрәм түренә әкият геройлары, Кыш бабай белән Кар кызы һәм Яңа ел аяк басты. Һәркайсы сарманлыларга иң изге теләкләрен җиткерде: Яңа ел иминлек, муллык елы булсын, яңа бәхетләр, яңа шатлыклар алып килсен! Шулай булсын - шатлык-сөенечләргә бай булган Куян елы күңелләрдә якты эз калдырсын, Яңа ел яңа өметләр елы булсын, иң изге хыяллар чынга ашсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев