САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Гүзәллеккә юл – биредән

Сарман сәнгать мәктәбендә балаларны милли, татар халкының иҗади җәүһәрләре рухында тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Укытучы Эльмира Әскәрова җитәкчелегендәге декоратив-кулланма сәнгать классына йөрүче балаларның эшләре республика һәм төбәк конкурсларында призлы урыннарга да лаек булалар. Әйтик, XIII "Агачны сәнгатьчә эшкәртү" республика конкурс-күргәзмәсендә Гүзәлия Сәлимгәрәева "Агачка рәсем ясау" номинациясендә - I, Алия Ялаева,...

Сарман сәнгать мәктәбендә балаларны милли, татар халкының иҗади җәүһәрләре рухында тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Укытучы Эльмира Әскәрова җитәкчелегендәге декоратив-кулланма сәнгать классына йөрүче балаларның эшләре республика һәм төбәк конкурсларында призлы урыннарга да лаек булалар. Әйтик, XIII "Агачны сәнгатьчә эшкәртү" республика конкурс-күргәзмәсендә Гүзәлия Сәлимгәрәева "Агачка рәсем ясау" номинациясендә - I, Алия Ялаева, Айгөл Гыйльметдинова III "Алтын куллар" ачык республика фестивале кысаларында үткәрелгән "Гадәти могҗиза" конкурсында - I, Гөлназ Зәйнагытдинова - II, Россия космонавтикасы елына һәм Г.Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан үткәрелгән III ачык региональ рәсем сәнгате конкурсында Алия шулай ук - I, Гүзәлия һәм Айсылу Әхмәдуллина II урынны алганнар. Мәктәп укучылары "Сандугач сайрар илем" конкурсында да даими катнашып киләләр. Ә Рөстәм Илһамов һәм Айнур Әскәров "Балалар әкият ясыйлар" халыкара конкурсында уңышка ирешкәннәр. 2009 нчы елда мәктәп укучыларының эшләре "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары" республика конкурсы лауреатлары" каталогына кертелгән һәм алар белән кызыксынучылар да табылган. Айгөл Хәсәнованың исә "Кәҗә белән сарык" әкияте буенча ясаган сыны "Казан" журналында урын алган. Мәктәп укытучыларының да уңышлары бар. Мәдәният бүлеге мөдире Гөлназ Латыйпова, Эльмира Әскәрова, Лилия Әбделкәримова, "Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең мәдәният һәм сәнгать муниципаль учреждениеләре коллективларының иҗат проектларына ярдәм күрсәтү Гранты" конкурсында катнашып, җиңү яулаганнар. Бу исемлекне тагы да дәвам итеп булыр иде.
Сарман сәнгать мәктәбе коллективы мәктәпне төрле елларда тәмамлаган һәм сәнгать юлын сайлаган укучылары белән дә горурлана. Руслан Салихов, Румия Салихова, Айзат Сәгыйтов, Лиана Дәүләтбаева, Артур Шакиров, Гүзәл Фәрхетдинова, Фәйрүзә Фәррахова, Айсылу Хөснетдинова, Алсу Ихсанова укуларын республиканың төрле уку йортларында дәвам итәләр. Ә менә Әдилә Сәфәрованың тырышлыгына күпләр сокланырлык. Ул узган ел мәктәпнең декоратив-кулланма классын һәм урта мәктәпне тәмамлаган, читтән торып, Казан социаль-гуманитар белемнәр институтына укырга кергән. Уку дәверендә Әдилә төрле дәрәҗә конкурсларда актив катнашкан һәм призлы урыннар алган. Тырыш кызның сәнгать дөньясыннан аерыласы килми - ул быел да сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүен дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев