САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Чит илгә чыгам, дисәң

Елдан-ел биометрик чит ил паспортларына сорау арта бара. Әйтик, агымдагы елның ике аенда Федераль миграция хезмәтенең район бүлекчәсенә 50 ләп кеше биометрик чит ил паспорты алу өчен документлар тапшырды. Гадәти паспортлардан аермалы буларак, аның бер битендә электрон чип урнаштырылган. Аңа паспорт хуҗасы турында түбәндәге мәгълүматлар языла: исем-фамилиясе, паспорт номеры, электрон...

Елдан-ел биометрик чит ил паспортларына сорау арта бара. Әйтик, агымдагы елның ике аенда Федераль миграция хезмәтенең район бүлекчәсенә 50 ләп кеше биометрик чит ил паспорты алу өчен документлар тапшырды. Гадәти паспортлардан аермалы буларак, аның бер битендә электрон чип урнаштырылган. Аңа паспорт хуҗасы турында түбәндәге мәгълүматлар языла: исем-фамилиясе, паспорт номеры, электрон имза һәм башкалар. Чик аша үткәндә, чип махсус җайланмага урнаштырыла һәм анда паспорт хуҗасы турында мәгълүматлар чагылдырыла. Шул рәвешле, чик аша чыгу гадиләштерелә.
Шуны да искәртәсе килә: 2009 нчы елның 21 нче декабрендә дөнья күргән "Россия Федерациясенә керү һәм чыгу тәртипләре турында"гы федераль законга үзгәрешләр кертелде. Биометрик паспортлар ун елга бирелә башлады. Аны алу өчен, түбәндәге документлар кирәк: гариза тутыру өчен, хезмәт кенәгәсенең күчермәсе; РФ паспорты; 2500 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләгәнлеккә квитанция; 2 данә фото (3,5х4,5 мм); хәрби хезмәт үтүе турында язма яки хәрби комиссариаттан махсус белешмә; срогы чыкмаган булса, элек бирелгән чит ил паспорты.
Балигъ булмаган балаларга биометрик паспортлар алу өчен түбәндәге документлар кирәк: 2 данә гариза; туу турында таныклык; Россия Федерациясе гражданы булуы турында вкладыш; дәүләт пошлинасы (14 яшькә кадәрле балаларга - 1200 сум) түләгәнлеккә квитанция; әти яки әнисенең паспорты; опекун булган очракта, моны дәлилләүче документ; 2 данә фото.
Киләчәктә ерак чит илләргә чыгу биометрик паспортлар белән генә мөмкин булачак. Яз, җәй айларында чит ил паспортларын алырга теләүчеләр арта, димәк, безнең бүлекчәдә дә чират барлыкка килә. Без чит илгә чыгарга җыенучыларга чит ил паспортларын алдан ук ясатып куярга киңәш итәбез. Ул ай ярым эчендә әзер була.
Бүлекчәдә 14 яше тулган гражданнарга паспортны тантаналы рәвештә тапшыру традициягә әйләнде. Февраль аенда Сарман урта мәктәбендә шундый тантаналарның берсе үткәрелде. Укучыларга паспортлар белән бергә истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. Бу рәсем - шул көн истәлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев