ЧАЛЛЫДА ПОЛИЦИЯ ХЕЗМӘТКӘРЕ ЯРСЫГАН УЛЫННАН ӘНИСЕН КОТКАРЫП КАЛГАН
Яр Чаллы кешесе Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефонына шалтыратып, полиция хезмәткәре Радик Янаевка рәхмәт белдергән . Бу хакта "Челнинские известия" газетасы яза. 20 август көнне кич, патруль-сак хезмәтенә гаилә конфликты турында хәбәр килә. 40 яшьлек ир пенсионер әнисенә ташлана. Хатынны ире яклый алмый, шул сәбәпле, полициягә чыга. Гауга чыгарган ир...
20 август көнне кич, патруль-сак хезмәтенә гаилә конфликты турында хәбәр килә. 40 яшьлек ир пенсионер әнисенә ташлана. Хатынны ире яклый алмый, шул сәбәпле, полициягә чыга. Гауга чыгарган ир исерек була һәм әти-әнисен тыңламый.
Тәртип сакчылары ир-атны кулга алып «Комсомольский» полиция бүлегенә алып киләләр. Ир-ат тынычлана һәм үзенең гаебен таный.
Ирнең әтисе, ышаныч телефонына шалтыратып, полиция хезмәткәренә рәхмәтен җиткергән, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев