САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Бәлки Себер тайгалары «ярдәм итәр»?

Мин инде 10 нчы класста укыйм. Инде акны карадан, начарны яхшыдан аерыр яшькә җитеп киләбез. Мине кешеләрнең төрле булулары уйландыра. Арада комсыз, акчага туймаучылары, юмарт, яхшылары, миһербансыз, игелекле, кыскасы, төрле холыклы кешеләр бар. Ләкин минем янәшәдәге кешеләрне бары әйбәтләр рәтенә кертәм. Алар - намуслы, бар булганына канәгать. Телевизорлар карасаң, Интернетта...

Мин инде 10 нчы класста укыйм. Инде акны карадан, начарны яхшыдан аерыр яшькә җитеп киләбез. Мине кешеләрнең төрле булулары уйландыра. Арада комсыз, акчага туймаучылары, юмарт, яхшылары, миһербансыз, игелекле, кыскасы, төрле холыклы кешеләр бар. Ләкин минем янәшәдәге кешеләрне бары әйбәтләр рәтенә кертәм. Алар - намуслы, бар булганына канәгать. Телевизорлар карасаң, Интернетта утырсаң, никадәр начар күңелле кешеләр белән бәйле вакыйгаларга тап буласың. Югыйсә, кеше үзенең табигате белән үз тамагын үзе туйдырырга, акчасын үзе табарга, әгәр дә инде начар гамәлләр кылса, алар өчен үзе җавап бирергә тиеш. Ләкин акча дигән нәрсә аларның күзләрен томалый, кешелексез итә, начар юлга этәрә. Бу - бик күңелсез хәл. Әйтик, коррупция. Ул ничек барлыкка килә, аның белән ничек көрәшергә? Ришвәтчелек ул - кемнеңдер ниндидер эш эшләгән өчен, башка кешедән акча «кысуы». Тормышта моңа мисалларны күпләп табарга була. Имтихан биргәндә дә, укырга кергәндә, укып бетергәч, эшкә урнашасы булса да, күп вакыт акча кирәк. Начар эш эшләп, җинаять юлына басучылар да акча белән котылып калу ягын карыйлар. Кыскасы, коррупция - шундый хәтәр нәрсә, аны берничек тә туктатып булмас сыман.
Ләкин хөкүмәт барлык халык белән бергә тотынса, бу афәтне җиңеп буладыр кебек. Минемчә, моңа кагылышлы законнарның тагын да катыракларын чыгарырга кирәк. Взятка алган кешеләр кичекмәстән, адвокатларның матур ялганнарына карамыйча, рәшәткә артына утыртылсыннар. Ришвәт алучыны шунда ук эш урыныннан куарга, ул тагын акча түләп котылып калмасын өчен, банктагы счетларын ябарга кирәк. Бәлки аларны Себер якларына, урман кисәргә, төзелешләргә җибәрергәдер? Кулларына пычкы, көрәк, лом, балта тотып эшләсәләр, гади хезмәт кешесенең үз хезмәт хакын ничек тапканын белерләр, әзрәк аңга килерләр иде. Йомгаклап, шуны әйтәсем килә: ришвәт алырга яисә акча биреп, нидер майтарырга тырышканчы, күбрәк яхшылыклар эшләргә ашыгыгыз, кешеләр. Бу эзсез калмас, язмыш сезгә мәрхәмәтле якларын да күрсәтер. Акчагыз күп икән, иганәчелек акцияләрендә катнашыгыз, мохтаҗларны сөендерегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев