САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Бәхет уклары сере

Без Гәүһәр апа белән сыйныф сәгатендә таныштык. "Мине тыңлап утыру - сезгә күңелле булмас инде, чөнки карт кешене тыңлавы рәхәт түгел,"-дип, үзеннән-үзе ничектер кызыктырып башлап җибәрде ул сүзен. Мин аны бик игътибар белән тыңладым. Гомерен балалар укытуга багышлаган бу хөрмәткә, ихтирамга лаек кешенең сөйләгәннәрен газета укучыларга да җиткерәсем килде. -...

Без Гәүһәр апа белән сыйныф сәгатендә таныштык. "Мине тыңлап утыру - сезгә күңелле булмас инде, чөнки карт кешене тыңлавы рәхәт түгел,"-дип, үзеннән-үзе ничектер кызыктырып башлап җибәрде ул сүзен. Мин аны бик игътибар белән тыңладым. Гомерен балалар укытуга багышлаган бу хөрмәткә, ихтирамга лаек кешенең сөйләгәннәрен газета укучыларга да җиткерәсем килде.
- Без бу очрашуыбызда бәхет турында сөйләшербез. Нәрсә соң ул бәхет? Аны каян табарга? Аны сатып та, тотып та карап булмый, - дип башлап җибәрде Гәүһәр апа үз чыгышын һәм, тактага "Бәхет" сүзен язып, шул сүздән берничә ук сызып куйды. - Бәхеткә илтә торган менә бу иң беренче юл - акыл. Акыл - Аллаһыдан кешеләргә бирелгән зур бүләк. Икенчесе - гыйлем. Гыйлем белән без акылны үстерәбез. Өченчесе-сәламәтлек. Сәламәтлек - иң кыйммәтле хәзинә. Дүртенчесе - хезмәт. Хезмәт ярдәмендә кеше гыйлемен арттыра, акылын үстерә, сәламәтлеген кайгырта. Бишенчесе - иман. Иман - кеше күңеленең нигезе. Күңел төзек булса, бөтен тән төзек булыр. Бу уклар - юллар бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә торалар, димәк, һәрбер юлга да җаваплылык белән карарга кирәк.
Без бу дөньяның бер процентын гына күрәбез. Аллаһы Тәгалә Җәбраил фәрештә аркылы Коръән иңдергән. Коръән - ул Аллаһының сүзе. Без Коръән сүзенә ышанырга тиеш. "Без бит Аллаһыны күрмибез?" - дип сорарсыз. Телефоннан сөйләшкәндә, кешене күрмибез, ләкин аның барлыгына ышанабыз. Җәй көне кызынып ятканда, тиздән кыш киләчәгенә ышануы авыр булса да, ышанабыз. Чөнки без ел фасылларының алышуын төрле чыганаклар аша беләбез. Әгәр дә безнең әби-бабаларыбызга егерме беренче гасырда балалар электрон көндәлекләр белән укыячаклар, дигән булсак, аларга бу чынга ашмаслык әкият булып тоелыр иде. Нәрсә турында сөйләгәнемне төшенгәнсездер? Аллаһы Тәгалә әйткән сүзләргә ышанырга, киләчәк белән яшәргә кирәк. Галимнәр фән ягыннан яңа ачышларны ничәмә- ничә гасырлар элек иңдерелгән Коръәннән табалар. Бу могҗиза түгелме соң? Акыллы, сау-сәламәт кеше өчен гыйбрәт алырлык дәлилләр бик күп. Кайбер кешеләр Аллаһы Тәгаләгә ышанабыз, диләр, ә ул кушканны үтәмиләр. Укучыларым, әйткән сүзләрем турында уйланыгыз.
Әйтеп киткәнебезчә, иман - ул күңел көзгесе. Ул нәрсәдән башлана соң? Әти белән әнине хөрмәтләүдән. Кешенең иманы төрле факторлардан каралырга, юкка чыгарга, зәгыйфьләнергә мөмкин. Күңелегез чиста булсын, һәрвакыт яктылыкка омтылырга тырышыгыз.
Нинди дөрес сүзләр! Нинди олы йөрәкле, акыллы кеше бу Гәүһәр апа! Тормыш аңа нинди генә авырлыклар китерсә дә, ул югалып калмаган. Бу - Аллаһы Тәгалә кушканча яшәүнең, иманлы булуның нәтиҗәсе, дип уйлыйм мин. Бездә бу очрашу гаҗәеп тәэсирләр калдырды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X