САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Без – солдат әниләре

Сәхнәдән солдат хаты яңгырый: "Сәлам Майкоптан! Исәнмесез, минем өчен якын һәм кадерле булган әтием һәм әнием! Сәлам барлык туганнарга, күршеләргә, дусларга. Әтием, әнием, ничек яшисез? Абыйлар, апалар, күршеләр барысы да исән-саулармы? Мин үзем әйбәт кенә хезмәт итәм. Командирлар һәм иптәшләрем барысы да әйбәтләр. Бик тату һәм дус яшибез. Монда Татарстаннан...

Сәхнәдән солдат хаты яңгырый: "Сәлам Майкоптан! Исәнмесез, минем өчен якын һәм кадерле булган әтием һәм әнием! Сәлам барлык туганнарга, күршеләргә, дусларга.
Әтием, әнием, ничек яшисез? Абыйлар, апалар, күршеләр барысы да исән-саулармы?
Мин үзем әйбәт кенә хезмәт итәм. Командирлар һәм иптәшләрем барысы да әйбәтләр. Бик тату һәм дус яшибез. Монда Татарстаннан берүзем генә. Калганнары руслар, дагестанлылар, аварлар, адыгейлар. Көннәр бер көе генә үтәләр. Һава торышы әйбәт. Мондагы климатка күнектем инде.
Рөстәм апаемның укулары ничек бара? Укырга, язарга өйрәндеме әле?
Минем өчен кайгырмагыз. Озак та үтмәс, исән-сау әйләнеп кайтырмын. Бик күп солдат сәламнәре белән: улыгыз Илдар".
Узган атнада район мәдәният йортында Әниләр көненә багышлап үткәрелгән бәйрәм кичәсе "Без - солдат әниләре" дип аталды. Анда районның солдат әниләре (рәсемдә) катнашты. Алып баручы И.Салихова аларны берәм-берәм сәхнә түренә чакырды. Менә алар - илгә солдатлар үстергән әниләр: Нөркәйдән Әсфия Мөхәммәтшина, Сарманнан Саимә Ихсанова, Мөршидә Амурская, Гүзәлия Акчурина, Равилә Фәретдинова, Тәбрия Харисова, Рамилә Сәлахова. Саимә апа 17 яшеннән "Татарстан" колхозында сыер сауган, тормыш иптәше Өнип абый белән биш ул үстергән. Аларның бишесе дә армия сафларында хезмәт иткән. Әсфия апа язмышы да - күпләр гыйбрәт алырлык, сокланырлык. Үзләренең биш балалары өстенә, алар ике игезәк оныкларын - тууга ук әнисез калган Илгиз һәм Илһам Мөхәммәтшиннарны да тәрбияләп үстерәләр. Игезәкләргә хәрби хезмәтне Президент полкында үтәргә тәкъдим итәләр. Әмма алар флотны сайлыйлар, водолазлыкка укып, коткаручы булып хезмәт итәләр. Биш бала үстерүче Мөршидә апаның бүгенге көндә армия сафларында - Ришаты. Ул Хабаровск өлкәсендә хезмәт итә. Ике ул үстерүче Равилә ханымның олы улы - Казан шәһәрендә эчке гаскәрләрдә хезмәт итүче Динары белән ике арада сагыну тулы хәбәрләр йөри. Өч ул үстерүче Гүзәлия ханымның уртанчы улы Александр да - солдат хезмәтендә. Аны ул хәрби диңгез флотында үтә. Өч бала үстерүче Тәбрия апаның Илдары Адыгей республикасында мотоукчылар гаскәрләрендә хезмәт итә. Ә ике ул үстерүче Рамиләнең бу арада - шатлыклы көннәре. Олы улы Раил Оренбург өлкәсендә солдат хезмәтен үтеп, туган якларына әйләнеп кайткан (рәсемдә).
Хатларыңнан өзмә мине,
улым,
Күңелем шулар белән юана.
Бер хат килеп төшсә,
күңелләрем
Сабый күңеледәй куана…
Әйе, солдат әнисе өчен иң зур юаныч - солдат улыннан килгән хат-хәбәр. Ил сакчысы үстергән аналарга рәхмәтнең дә иң зурысы әйтелергә тиештер. Кичәдә мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәр башкаруында солдат әниләренә багышланган шигырьләр сөйләнде, җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Солдат әниләрен район халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Р.Шиһапова котлады. Соңыннан аларның барысына да, очрашу истәлеге итеп, бүләкләр тапшырылды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X