САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Без ничек сайладык?

Алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар Татарстанда зур активлык белән үтте. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән чираттагы брифингта ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин хәбәр итте. Ул иң элек сайлауларның якынча нәтиҗәләре белән таныштырды. Республика сайлаучыларының 79,5 проценты, ягъни 2 миллионнан артыгы сайлауларда үз тавышын биргән. Аеруча авыл районнары...

Алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар Татарстанда зур активлык белән үтте. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән чираттагы брифингта ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин хәбәр итте.
Ул иң элек сайлауларның якынча нәтиҗәләре белән таныштырды. Республика сайлаучыларының 79,5 проценты, ягъни 2 миллионнан артыгы сайлауларда үз тавышын биргән. Аеруча авыл районнары активлык күрсәткән. 7 процентлы барьерны бары тик ике генә партия үткән: "Бердәм Россия" һәм Коммунистлар партиясе. "Бердәм Россия" өчен сайлаучыларның 77,83 проценты тавыш бирсә, Коммунистлар партиясе өчен - 10,59 процент. Республика парламенты башлыгы сайлауларның оешкан төстә үтүен әйтте. "Аларда барлык 7 партия дә катнашты һәм алар җитәрлек дәрәҗәдә актив булдылар. Бу быелгы сайлауларның төп аерымлыгы булды", - диде ул. Партияләрнең активлыгына карамастан, бу сайлауларда, башка сайлаулардагыга карый, судлар, сайлау комиссияләре, хокук сайлау органнарына мөрәҗәгатьләр азрак булган. Бу сайлауларда шулай ук Америка, Германия, Австрия, Франция кебек 12 илдән күзәтүчеләр катнашкан. Башка партияләрдән 8 мең күзәтүче эшләгән.
"Сайлауларга килгәне һәм активлыгы өчен республика халкына рәхмәтемне белдерәсем килә", - диде Ф.Мөхәммәтшин.
Ә Россия сайлаучыларының исә сайлауларда 60,2 проценты катнашкан.
Брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе А.Фомин да катнашты. "Сайлауларда яшьләр зур активлык күрсәтте", - дип билгеләп үтте ул. Ә республиканың 33 районында (бездә 5 ноктада: Мостафин, Колмәт, Яхшы Каран, Сарысаз Тәкермән, Буралы Чишмә) электрон тавыш бирү җайланмалары урнаштырылган.
Районда сайлаучыларның сайлауларда 98,2 проценты катнашкан, 95,9 проценты "Бердәм Россия" өчен тавыш биргән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев