САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Без һаман бергә

Сарман радиосына - 50 ел. Уйлап карасаң, бер кеше гомере. Шул гомернең 45 елын мин үзем дә аның белән бергә булганмын. Җирле радио белән элемтәм иртәрәк тә башланган иде. Туган авылымда ул 1950нче еллар ахырында эшли башлады. Шунда мәктәп тормышы, укуыбыз турында чыгышлар ясарга туры килде. Ә кичләрен идарә радиодан...

Сарман радиосына - 50 ел. Уйлап карасаң, бер кеше гомере. Шул гомернең 45 елын мин үзем дә аның белән бергә булганмын.
Җирле радио белән элемтәм иртәрәк тә башланган иде. Туган авылымда ул 1950нче еллар ахырында эшли башлады. Шунда мәктәп тормышы, укуыбыз турында чыгышлар ясарга туры килде. Ә кичләрен идарә радиодан колхозчыларга наряд, төрле белдерүләр тапшыра иде. Шул еллардан бирле радио белән элемтә өзелмәде.
Тормышыбызга нинди генә алдынгы мәгълүмат чаралары кермәсен, радио үз урынында кала. Чөнки ул ил, төбәк тормышын вакытында яктырта ала, бай мәгълүматлары белән белемнәребезне арттыра, актив хәбәрчеләрен таба. Үзең дә шул мохитка кереп китәсең.
Сарманга кайтып эшли башлагач та, район тормышы, аның кешеләре турында язучы-сөйләүче район гәҗите һәм радиосы минем өчен мәгълүмат чыганагы булды; язарга, чыгыш ясарга туры килде. Гаиләбез дә гәҗитнең һәр санын, радионың һәр чыгышын көтеп ала иде. Хәзер дә шулай. Сарман радиосының кайсы гына редакторын алма, үзләренә генә хас тапшыру ысулларын, эш алымнарын әледән-әле яңартып торулары белән күңелдә калдылар. Информацияне тыңлаучыларга җиткерә белү - үзе бер сәнгать. Сүз сәнгате -кеше күңеленә юл табуның көчле чарасы ул, минемчә. Аларның һәркайсы моны аңлап, замана җилләренә бирешмичә, үз юлларыннан тайпылмыйча эшләделәр. Бу гаять җаваплы эшне беренче көненнән үк сәләтле яшьләргә тапшырып, югарыдагы җитәкчеләр ялгышмаганнар.
Шунысы да бик әһәмиятле - ул гомер буе эфирга ана телендә чыкты. Шуңа да ул барыбызга да якындыр. Бу уңайдан бер вакыйга искә төшә минем. Сарман гимназиясе партия оешмасын җитәкләгәндә, радиоредактор Равил Гыймадиев оешма эше турында сөйләргә чакырды. Әлбәттә, мин бик тырышып, рус теле укытучысы буларак, русча әзерләндем. Л.Толстой чыгыш ясар алдыннан сүзләрне кабат-кабат әйтеп карый торган була. Мин дә өйдә ярыйсы гына репетиция ясап барган идем. Ә редактор таләбе - чыгыш татар телендә булырга тиеш. Нишлисең, гәҗиттә татар теленнән урысчага тәрҗемә иткән булсам, монда урысчадан үз телебезгә әйләндерергә туры килде.
Сарман радиосының бүгенгесе дә матур.Тапшыруларның тормышчанлыгы, хезмәткәрләренең үз эшләренең фанатлары булулары магнит сыман тарта. Аның төрле рубрикалары язмас җиреңнән яздыра башлый. Шуңадыр, үзебезнең радиодан якыны юк. Конкуренты да күренми. Конкурент, дигәннән, үткәннәрнең тагын бер вакыйгасы искә төште. 1960нчы еллар ахырында Сарман радиосы тапшыруларын без бик көчле радиоалгычтан тыңладык. Күрәм, тапшырулар тәмамлангач, радио кырына ук килеп тыңлап утыручы бием әнкәй торып китәргә ашыкмый. Эш шунда икән, Зифа Басыйрова, Әлфия Афзалова, Фәридә Кудашева, Илһам Шакиров концерты башлана. Ул ничек кинәт башланса, шулай кинәт тәмамлана да. «Азатлык» радиосы тапшыруларын да, башкаларының да вакытын белеп була. Моны юк. Алып баручысы да билгесез. Тора-бара концерт ахырында: «Концерт бетте!» - дип әйтә башлады концерт «хуҗасы». Үзе дә билгеле булды. «Сельхозтехника»да күршебездә генә Сарман «Кулибины» Рифкать абый Гариповның «радиоузелы» эшләп яткан икән.
Сарман радиосы белән бәйле матур хатирәләр күп инде. Сарман радиосы, дигәч, күз алдына беренче булып, портатив «Репортер»ын иңенә аскан Равил Мөбарәкович килә. Авыллардан кайткан уңайга, редакциягә кагылып, тапшыруларының геройлары белән беренче безне таныштырып чыгар иде. Аларның һәрберсен кабатланмас шәхесләр итеп сурәтли белүенә соклана идем мин. Шулар белән беррәттән, мәктәпләр тормышына да зур урын бирде ул үзенең репортажларында. Бу традиция киләчәктә дә дәвам итәр әле, дип ышанам.
50 ел. Ул үткәннәргә нәтиҗә ясар чак булса да, Сарман радиосы яшәрә генә бара. Яшьләр, олылар күңеленә юл таба, көчле тәрбия чарасы булып кала. Алда тагын бик күп түгәрәк юбилейларын каршыларга насыйп булсын аңа. Коллективына уңышлар юлдаш булсын, яшьлек дәрте сүнмәсен, безне шулай озак сөендереп торсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев