САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Балаң креслодамы?

Автомобиль белән авария булса, балалар зурларга караганда күбрәк зыян күрәләр. Машинадагы куркынычсызлык системалары балаларны саклауга көйләнмәгән. Шуның өчен, балаларны транспорт чараларында йөрткәндә, алар өчен махсус автокреслолар кулланырга кирәк. Бүгенге көндә алардан да ышанычлысы юк. 2010 елда Россия территориясендә юл аварияләрендәге җәрәхәтләрдән - 898, ә Татарстанда 25 бала үлде. Быел Россиядә...

Автомобиль белән авария булса, балалар зурларга караганда күбрәк зыян күрәләр. Машинадагы куркынычсызлык системалары балаларны саклауга көйләнмәгән. Шуның өчен, балаларны транспорт чараларында йөрткәндә, алар өчен махсус автокреслолар кулланырга кирәк. Бүгенге көндә алардан да ышанычлысы юк.
2010 елда Россия территориясендә юл аварияләрендәге җәрәхәтләрдән - 898, ә Татарстанда 25 бала үлде. Быел Россиядә 700дән артык баланың гомере өзелде, республикада - 18 баланың. Аларның 9ы пассажирлар иде. 9 очракның 6сында балалар махсус утыргычлардан башка йөртелгәннәр. Безнең районда да андый бер очрак булды. 4нче класста укучы кыз "КамАЗ" машинасында барганда, машина юл кырына төшеп ава, һәм бала тән җәрәхәтләре ала. Балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан, 1 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр бөтен Россия территориясендә "Балаларга - автокресло" дигән киң масштаблы кампания уздырылды. Бөтенроссия өйрәнүләр үзәге үткәргән сораштырулар шуны күрсәтте: безнең илдә 12 яшькә кадәрге балалары булган әти-әниләр арасында махсус креслолары булганнар 51 процент тәшкил итә. Аны да һәрвакытта 23 проценты гына куллана. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, транспорт чараларында махсус креслолар куллану балалар арасында үлем очракларын - 54 процентка, тән җәрәхәтләре алу куркынычын -76, авыр тән җәрәхәтләре алуны 92 процентка киметә.
Россия Федерациясенең Юл йөрү кагыйдәләре нигезендә, 12 яшькә кадәрге балаларны транспорт чарасында йөрткәндә, махсус кресло куллану - мәҗбүри. Кагыйдәләрнең бу пунктын үтәмәүчеләргә 500 сум күләмендә штраф яный. Шундый ук күләмдәге штраф куркынычсызлык каешларын кулланмаучыларга да каралган. Махсус автокреслолар кулланмаучы әти-әниләрне җавапсыз һәм ваемсызлар рәтенә кертергә була. Бала тугач та, аңа автокресло алырга кирәк, ул барлык уенчыкларга караганда да җитдирәк. Бала нинди машинада булмасын, таксидамы, дуслар машинасындамы, үзеңнекендәме, ул һәрвакыт креслода булырга тиеш. Автокресло юк икән, димәк, юлга чыгу да юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев