САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Алыш-биреш турында

Кешедә шундый фикер йөри: кайсы гына оешмага барып керсәң дә, анда - кәгазь «боткасы», озын-озын чиратлар. Республиканың дәүләт теркәве идарәсе, аның урындагы бүлекчәләрендә дә шулай: көн саен йөзләрчә кешеләр мөрәҗәгать итә һәм, әлбәттә, алар арасында канәгатьсезлек белдерүчеләр дә бардыр. Ләкин аларның фикерләре һәрвакытта да дөрес, объектив микән? Син теркәү бүлегенә...

Кешедә шундый фикер йөри: кайсы гына оешмага барып керсәң дә, анда - кәгазь «боткасы», озын-озын чиратлар. Республиканың дәүләт теркәве идарәсе, аның урындагы бүлекчәләрендә дә шулай: көн саен йөзләрчә кешеләр мөрәҗәгать итә һәм, әлбәттә, алар арасында канәгатьсезлек белдерүчеләр дә бардыр. Ләкин аларның фикерләре һәрвакытта да дөрес, объектив микән? Син теркәү бүлегенә килергә җыенасың, ди. Ә син үзеңне кабул ителүгә әзерләдеңме соң? Дәүләт теркәү идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Рәхим Таишев «визит»ка ничек әзерләнү турында киңәшләр бирә.
Вакытны ничек
экономияләргә
Кайберәүләрнең безнең идарәдә эшләрен бик тиз бетереп китәселәре килә. Тик алар уйлаганча, эшләр ашыгыч кына эшләнми шул. Безгә дә кешеләрне я тегендә, я монда, «түгәрәк буенча» озатып утыру күңелле эшләрдән түгел. Ләкин алыш-биреш документлары бөтен чакта да тиешле тәртиптә булмый. Хокукларны теркәү өчен нинди документлар кирәк икәнлеге идарәнең сайтында, бездәге стендларда күрсәтелгән, аны консультантлар да аңлатып бирә. Алыш-бирештә катнашучы ике якның да бер вакытта килүе кирәк. Кайчагында: «Безнең документларны ала торыгыз инде, аннан соң икенче якныкын алырсыз»,- дип тә мөрәҗәгать итәләр. Ләкин бу мөмкин түгел: без, әйткәнемчә, ике якны да бер вакытта кабул итәргә тиешбез. Үзвакытында түләнгән дәүләт пошлинасы да вакытны күпкә экономияләргә мөмкинлек бирә. Кайберәүләрнең түләгән квитанцияләренең күчермәләре булмый. Аның алары да кирәк бит.
Алыш-бирешне ничек ялганнан сакларга
Кайчагында алыш-биреш эшләре опека-попечительлек органнарыннан баланың милеген алуга рөхсәт кәгазе булмау аркасында тукталып кала. Шуны да аңларга кирәк: рөхсәт әле ул - ярты эш кенә. Алыш-биреш шартларын үтәү кирәк. Сүз шуның турында бара: башкарма властьлар балигъ булмаган баланың фатирын, аңа икенче җирдән квартира сатып алгач кына, сатарга рөхсәт итәләр. Икенче фатир буенча алыш-биреш эшенә дәүләт теркәве үткәргәч кенә, беренчесен сатуга дәүләт теркәве уздырыла. Күп кенә ата-аналар өчен - бу башкарып чыгарга авыр сыман тоела. Юлы шул: я опека-попечительлек органнарын бала милеген сату өчен, алга таба фатир сатып алу шарты белән, рөхсәт бирүгә инандырырга яисә ашыгыч төстә, бер үк вакытта, икенче тору урыны (фатир) сатып алу өчен мөмкинлекләр эзләргә кирәк. Бу кагыйдә акыл ягы зәгыйфь булган милекчеләр мөлкәтен саткан очракта да кулланыла.
Алыш-биреш эшләре ир белән хатынның икесенең бергә туплаган мөлкәтен сатуга я берсенең, я икенчесенең нотариаль рөхсәте булмаган очракта да тукталып кала. Коммуналь квартирада бүлмәне, гомуми милектәге өлешне сатканда да, шуңа охшаш хәл килеп туа. Билгеле булганча, сатканда, өстенлек хокукы гомуми мөлкәт милекчеләрендә, шулай ук коммуналь квартирадагы күрше бүлмәләр милекчеләрендә дә була. Сатучылар тарафыннан таләпләр үтәлү турында документлар җыя башлаганда, кыенлыклар килеп чыга. Без бу чагында өстенлек хокукыннан баш тарту турында нотариаль расланган документ сорыйбыз яисә теркәү бүлеге хезмәткәре катнашында баш тарту турында кәгазь тутырабыз. Билгеле инде, кайбер төп милекчеләрнең безгә мондый эшләр белән килеп йөриселәре килми. Кайчагында коммуналь фатирда квартирантлар яши, ә хуҗасын табу кыенлык тудыра. Моннан чыгу юлы да бар. Бу очракларда өченче зат белән алыш-биреш эшләренә бер ай кала, гариза бирүчедән үзенең өлешен сату турында күршеләренә почта аша, заказлы хат белән хәбәр итеп куюын раслаучы документ сорыйбыз. Уведомлениедә сатуның бәясе, вакыты, башка шартлары турында әйтелә.
Килешү хөкем
карары булмасын
Алыш-бирешкә бик җитди әзерләнергә кирәк. Кеше башта озак кына тору урыны эзли, ә теркәү вакыты килеп җиткәч, ашыга башлый. Ә башта инструкцияләр, алыш-бирешкә кагылышлы мәгълүматлар, шулай ук ЕГРП дан алган выписка белән игътибарлап танышырга кирәк. Аңа бездә заказ биреп була. Ул күп нәрсә турында сөйли: милеккә арест салынмаганмы, ул залогта түгелме, аңа кагылышлы суд бәхәсе бармыймы һ.б. Әгәр йорт элегрәк, 2000 нче елларга кадәр төзелгән икән, БТИ дан аның тарихы хакында белешмә алырга була. Килешү кәгазен дикъкать белән укырга кирәк. Үзегез башкарасы эшне «Росреестр» хезмәткәрләренә калдырмагыз. Договор төзегәндә, һәркем үз ихтыяры белән, үзенең интересларыннан чыгып төзи, астына үз имзасын куя. Минемчә, «Килешү төзеп, имзалар куйганчы, моның буенча тулысынча түләүне башкарабыз», - дигән пунктны укымыйча, теркәү бүлегенә договор кәгазе тапшыру - дөрес түгел. Ә аннан соң милек сатучыдан акча ала алмыйча йөрүчеләр бар. Шуңа күрә барысын да ныклап, үзеңне җайсыз шартларда калдырырга мөмкин булган моментлар турында алдан уйларга кирәк. Шул чагында нервларыгыз да тыныч булыр, алыш-биреш тә проблемасыз гына үтәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев