САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

«Аленушка»да кунакта

Яңа ел - барыбызның да көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Аларны бигрәк тә балалар көтеп ала. Миңа Яңа ел алдыннан Җәлилдәге 3 нче балалар бакчасында бәйрәмдә катнашырга туры килде. Чөнки бу бакчага минем оныкларым Алия белән Алсу Закировалар йөри. Өлкән тәрбияче Клавдия Сергеевна, тәрбиячеләр Фәридә Рәшидовна, Розалия Фаизовна, Гөлүсә Габдулловна, Зинфира...

Яңа ел - барыбызның да көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Аларны бигрәк тә балалар көтеп ала. Миңа Яңа ел алдыннан Җәлилдәге 3 нче балалар бакчасында бәйрәмдә катнашырга туры килде. Чөнки бу бакчага минем оныкларым Алия белән Алсу Закировалар йөри. Өлкән тәрбияче Клавдия Сергеевна, тәрбиячеләр Фәридә Рәшидовна, Розалия Фаизовна, Гөлүсә Габдулловна, Зинфира Зиннуровна, музыка буенча тәрбияче Алия Назировна - үз эшләренең чын осталары. Кече тәрбиячеләр Люция Мөнировна белән Фәридә Фалиховна да - олы мактауга лаек. Кечкенәләргә бәйрәмне шундый әзерлек белән үткәрү өчен, күпме көч, сабырлык кирәк булуын мин үзем, 33 ел мәктәп системасында эшләп чыккан кеше буларак, аңлыйм. Балалар белән эшләү - бик кызыклы да бит ул. Тәрбиячеләр бер-берсен күз карашларыннан ук аңлыйлар. Алар бәйрәмне тулы бер тамаша итеп оештырдылар. Кыш бабай, Кар кызы янында сабыйлар шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Бу бакчада үз хезмәтен яратып башкаручы ханымнар, кызлар эшли икән», - дип, сокланып кайттым. Эшегездә зур уңышлар, гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек телим сезгә, «Аленушка» коллективы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев