САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Альбина Сабирова, «Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге» директоры – баш мөхәррир:

Альбина Сабирова, «Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге» директоры - баш мөхәррир: - Кадерле газета укучылар, хәбәрчеләребез! Шатлык-борчуларыбызны, көндәлек мәшәкатьләребезне уртак итеп, тагын бер елны гасыр кочагына озатабыз. Газета күпьеллык иҗат традицияләрен дәвам итеп, эш алымнарын тагын да баетып, алга карап эшли. Без быел аның 80 еллыгын билгеләп үттек, бу уңайдан төрле темаларга...

Альбина Сабирова, «Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге» директоры - баш мөхәррир:
- Кадерле газета укучылар, хәбәрчеләребез! Шатлык-борчуларыбызны, көндәлек мәшәкатьләребезне уртак итеп, тагын бер елны гасыр кочагына озатабыз. Газета күпьеллык иҗат традицияләрен дәвам итеп, эш алымнарын тагын да баетып, алга карап эшли. Без быел аның 80 еллыгын билгеләп үттек, бу уңайдан төрле темаларга күп кенә конкурслар оештырылды. Үзебез дә республика күләмендә уздырылган бәйгеләрдә осталыгыбызны күрсәтеп, матур гына нәтиҗәләргә ирештек. Газета, еш алышынып барган заман таләпләренә туры килердәй яңа темалар күтәрә, рубрикалар ача. Аларны даими алып баруда сезнең дә зур өлешегез керде, хөрмәтле укучыларыбыз, хәбәрчеләр. Киләчәккә планнарыбыз - зурдан. Аларның барысы да бер максатка - халыкка рухи азык илтүгә, аңа объектив итеп, үз вакытында ил-көн яңалыкларын җиткерүгә юнәлтелгән.
Киләсе елны 4459 абүнәчебез белән башлап җибәрәбез. Барыр юлларыбыз - уң, эшләребез - нәтиҗәле, үзебез сау-сәламәт булыйк! Яңа еллар бөтенебезгә дә шатлык-куанычлар китерсен!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X