САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

13 январьда Россия матбугаты көне билгеләп үтелә.

13 январьда Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Асылда ул бөтен ил журналистлары бәйрәме. Кулына һәркөн каләм тотып, яисә компьютер каршында утырган газета-журнал хезмәткәрләренең эшен бәяләп бетерү мөмкин түгел. Алардан башка без дөнья вакыйгаларын, ил хәбәрләрен, яңалыкларны белмәс идек. Намуслы, үз эшенә чын күңелдән бирелгән каләм ияләре чын-чынлап мактауга, олы хөрмәткә...

13 январьда Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Асылда ул бөтен ил журналистлары бәйрәме. Кулына һәркөн каләм тотып, яисә компьютер каршында утырган газета-журнал хезмәткәрләренең эшен бәяләп бетерү мөмкин түгел. Алардан башка без дөнья вакыйгаларын, ил хәбәрләрен, яңалыкларны белмәс идек. Намуслы, үз эшенә чын күңелдән бирелгән каләм ияләре чын-чынлап мактауга, олы хөрмәткә лаек. Бүген без шушы бәйрәм уңаеннан укучыларыбызга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
- Сез нинди газета-журнал укыйсыз? Анда язылганнарга карата фикерегез ничек? Сезнеңчә, матбугат үтемле, файдалы, кызыклы булсын өчен, ниләр турында язарга кирәк?
Әзкия Мөхетдинова, Сарман гимназиясе укытучысы:
- Мин физика укытучысы буларак, «Физика в школе», «Мәгърифәт» кебек басмаларга язылам. Һәм, әлбәттә инде, «Сарман». Телевизор, Интернет яңалыклары белән танышу - бер хәл, ә район яңалыкларын бары шушы җирлектә чыга торган газетадан гына укып белеп була. Район, авыл хәлләрен белеп тору кирәк бит инде. Мин дин-әхлак, гаилә, бала тәрбияләү темаларына багышланган мәкаләләрне яратып укыйм. Журналистлар, элекке еллардагы кебек, урыннарга барып, кешене уйландыра торган, тәрбияви мәкаләләрне күбрәк язсыннар иде. Яшьләр темасы да бик кирәк, дип уйлыйм.
Дилшат Маннапов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары:
- Мин җитди газеталарга өстенлек бирәм. Алар тормышны ничек бар, шулай яктырталар. Мәсәлән, "Татарстан яшьләре", "Вечерняя Казань", "Ватаным Татарстан" һәм үзебезнең район газетасы "Сарман". Безнең бит канга сеңгән: газета тәрбия чарасы булырга тиеш. Элекке еллардагы цензура дөрес булгандыр ул. Газета битләрендә тозсыз, мәгънәсез анекдотларга, килешсез кыяфәттәге, ярым ялангач тәнле "модельләр" рәсемнәренә урын бирелмәсен иде. Аларны бит безнең балалар, оныклар да укый. "СПИД-Инфо", "Максим" һәм башка шуның ише басмалар яшьләрне нигә өйрәтә? Ә почта киосклары шуңа охшашлар белән шыплап тулган. Алар, эшләми генә, җитеш, мул тормышта яшәүне пропагандалый. Киләчәк буынны аңгыра калдыру өчен махсус эшлиләрмени? Кайсыгызның армия тормышын кызыгырлык итеп язучыларны күргәне бар? Күрәзә итүчеләр (күрәзә Коръәндә гөнаһ санала), бозымны алам дип игълан бирүчеләр, ике көндә баетырга вәгъдә бирүчеләр турында язмалар белән тулы газеталарны мин үзем укымыйм. Элекке кыйммәтләр, хезмәт кешесенең тормышы, аңа хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү турында күбрәк язарга кирәк. Тамчы, тама-тама, таш тишә бит, файдасы булмый калмас.
Тәнзилә Сәлимова, почта элемтәсе үзәге кибете сатучысы:
- Безнең кибеткә сатуга 500ләп исемдәге газета-журналлар кайта. Бу - төрле яшьтәге, төрле зәвыклы укучылар өчен дә сайлау мөмкинлеге бар, дигән сүз. Халык бигрәк тә "Ирек мәйданы", "Безнең гәҗит", "Аргументы и факты", "Комсомольская правда", "Моя семья" басмаларын яратып ала. Наилә Ягъфәрова, Рәшит Нигъмәтуллин кебек даими сатып алучылар шактый. Мин үзем "Татарстан яшьләре", "Ирек мәйданы" һәм "Аргументы и факты" газеталарына өстенлек бирәм. Аларда башка басмалардагы язмалар кабатланмый. Район газетасы "Сарман"ны да шулар рәтенә кертәм. Аны сорап килүчеләр дә шактый, тик ул нишләптер сатуга чыкмый.
Хәниф Хәсәнов, пенсионер:
- Газета укырга бик яратам. Башыннан ахырына кадәр укыйм. Аеруча кызыксындырган саннарны теркәп тә барам. Район, тагын берничә республика газетасын алдырам. "Безнең гәҗит"не бик яратам. Әлбәттә, газетада язылган бар сүзгә дә ышанмыйм. Бик үк дөреслеккә туры килмәгән фикерләр дә әйтелә матбугат битләрендә.
Барыгызны да иске Яңа ел белән котлыйм. Һәркемгә сәламәтлек, иминлек телим.
Гүзәлия Гарипова, Җәлил поселок китапханәсе мөдире:
- Элекке елларда китапханәгә 50-60 төрле вакытлы матбугат кайта иде. Соңгы елларда аларның саны азайды. Шулай да район газетасының русча, татарчасын да, республика газета-журналларының барысын да диярлек алдырабыз.
Халык вакытлы матбугатны укый. Яңа ел бәйрәме көннәрендә дә китапханәдән кеше өзелмәде. Өйләренә дә алып укыйлар, уку залында да утыралар. Кайбер материалларга карата үз фикерләрен дә белдерәләр, бәхәсләшеп тә алалар. Халык газета-журналларны укый, бер-берсе белән фикерләшә икән, димәк, ул газета сүзенә ышана.
Соңгы бер-ике елда китапханәгә "Казан утлары"н алдыра алмыйбыз. Аны сораучылар күп. Авыл китапханәләреннән алып торгалыйбыз, кешеләр чиратлашып укыйлар.
Мин үзем дә газета-журналлар укырга яратам. Тик барысын да һәм барлык материалларны да түгел. Җитди матбугаттагы җитди материалларны укыйм. Күбрәк гыйбрәтле язмышлар, илдә барган вакыйгалар, тәрбия мәсьәләләренә кагылышлы язмалар белән кызыксынам. Дин әһелләренең язмаларына өстенлек бирәм. Тик менә соңгы елларда дин тирәсендә төрле фикерләр барлыкка килде, аңлавы кыенлашты. Артистлар тормышы турындагы гайбәтләр, кем кайда нәрсә алган, кемнең ничә йорты барлыгы турындагы "сары" прессаны өнәмим.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X