САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Наркотикларга: "Юк!"

Зур Нөркәйдә "Наркомания – зур афәт!" дигән чара үткәрелде

Кичә Зур Нөркәй мәдәният йортында "Наркомания - зур афәт!" дигән чара үткәрелде. Бу чарада Сарман районы эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Гөлнар Гарифуллина наркотик матдәләрнең балалар арасына да үтеп керүен кисәтте һәм ата-аналарга, укытучыларга, авыл халкына балаларга карата игътибарлырак булырга киңәш итте. Зур Нөркәй авылының вакытлыча участок...

Кичә Зур Нөркәй мәдәният йортында "Наркомания - зур афәт!" дигән чара үткәрелде. Бу чарада Сарман районы эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Гөлнар Гарифуллина наркотик матдәләрнең балалар арасына да үтеп керүен кисәтте һәм ата-аналарга, укытучыларга, авыл халкына балаларга карата игътибарлырак булырга киңәш итте. Зур Нөркәй авылының вакытлыча участок инспекторы Валерий Алексеев шулай ук халык сорауларына җавап бирде, наркоманиягә һәм исерткеч эчемлекләргә каршы бердәм булырга чакырды. Зур Нөркәй авылы фельдшеры Фәридә Галиева "Әгәр балаң наркотиклар кулланса" дигән темага әңгәмә укыды. Соңыннан "Сарман" киноучреждениесе хезмәткәрләре авыл халкына Заһид Мәхмүдинең "Әче балан" дигән китабына нигезләнгән "Җәза" фильмын күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев