САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Наркотикларга: "Юк!"

Сарысаз Тәкермәндә "Үз кулыңда дөнья яме!" дигән кичә үтте

Кешедә булган кимчелекләр, көчсезлек, йомшаклык һәм наданлык исәбенә җәмгыятебездә наркомания киң тамыр җәйде. Яшь кешенең наркотиклар куллана башлавы - ул аның бәхетсезлек юлын сайлавы, әти-әниләренә, җәмгыятькә хыянәт итүе дигән сүз. Наркомания кешелек җәмгыятенә коточкыч зур зыян китерә. Ул халыкны бөлгенлеккә төшерүнең һәм юкка чыгаруның иң нәтиҗәле ысулы булып тора. Шушы...

Кешедә булган кимчелекләр, көчсезлек, йомшаклык һәм наданлык исәбенә җәмгыятебездә наркомания киң тамыр җәйде. Яшь кешенең наркотиклар куллана башлавы - ул аның бәхетсезлек юлын сайлавы, әти-әниләренә, җәмгыятькә хыянәт итүе дигән сүз.
Наркомания кешелек җәмгыятенә коточкыч зур зыян китерә. Ул халыкны бөлгенлеккә төшерүнең һәм юкка чыгаруның иң нәтиҗәле ысулы булып тора.
Шушы куркыныч проблема безне дә, Сарысаз Тәкермән мәдәният йорты хезмәткәрләрен дә, борчый. Шул максат белән февраль аенда "Без - наркотикларга каршы !" дигән рәсем конкурсы игълан иттек. Рәсемнәргә дә нәтиҗә ясап, 18 март көнне "Үз кулыңда дөнья яме!" дигән кичә оештырдык. Бу кичәгә авылыбыз фельдшер Мөхәммәтшина Г. чакырылды. Ул яшүсмерләр белән сәламәт яшәү рәвеше, наркотикларның зыяны турында әңгәмә алып барды һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Проектордан наркотиклар турында видеороликлар күрсәтелде. Ә кичә ахырында яшүсмерләр катнашында "Минем яшисем килә!" дигән сәхнәләштерелгән күренеш күрсәтелде. Бу кичәнең нәтиҗәсе булыр, авылыбыз яшьләре бу афәттән читтә йөрерләр дип ышанып калабыз.

Гүзәлия Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев