САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Наркотикларга: "Юк!"

Сарманда наркотикларга каршы комиссиясе утырышы узды

Бүген «Сарман» кинотеатрының утырышлар залында муниципаль районның наркотикларга каршы комиссиясе утырышы узды. Аны комиссия рәисе урынбасары, район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев алып барды. Район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләр эзләү бүлеге начальнигы Ринат Вәлиев сигез айда наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш нәтиҗәләре белән таныштырды. Район үзәк хастаханәсе, мәгариф бүлеге, «Шәфкать»...

Бүген «Сарман» кинотеатрының утырышлар залында муниципаль районның наркотикларга каршы комиссиясе утырышы узды. Аны комиссия рәисе урынбасары, район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев алып барды.

Район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләр эзләү бүлеге начальнигы Ринат Вәлиев сигез айда наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш нәтиҗәләре белән таныштырды. Район үзәк хастаханәсе, мәгариф бүлеге, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Сарман аграр көллияте белгечләре укучылар арасында профилактик тикшерүләр уздыру, балигъ булмаганнар арасында наркоманиягә каршы профилактик эшчәнлек алып бару турында сөйләделәр. Комиссия каралган мәсьәләләр буенча карар чыгарды, җаваплы хезмәтләргә өстәмә эшләр билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев