САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Наркотикларга: "Юк!"

Наркотикларга каршы район комиссиясенең чираттан тыш утырышы үтте

Республиканың Министрлар Кабинетында наркотикларга каршы комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Утырышта иң беренче каралган мәсьәлә 1 июньнән Наркотиклар әйләнешенә контроль федераль хезмәте (ФСКН) вакәләтләренең Эчке эшләр министрлыгына тапшырылуына кагылышлы иде. Әлеге хезмәтнең эшчәнлеген гадиләштерү РФ Президентының 156нчы санлы Указына нигезләнеп үткәрелә. Аны тормышка ашыру турында ТР буенча эчке эшләр министры...

Республиканың Министрлар Кабинетында наркотикларга каршы комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Утырышта иң беренче каралган мәсьәлә 1 июньнән Наркотиклар әйләнешенә контроль федераль хезмәте (ФСКН) вакәләтләренең Эчке эшләр министрлыгына тапшырылуына кагылышлы иде. Әлеге хезмәтнең эшчәнлеген гадиләштерү РФ Президентының 156нчы санлы Указына нигезләнеп үткәрелә. Аны тормышка ашыру турында ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Рафаиль Гыйльманов чыгыш ясады. Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов республикада наркотиклар куллану белән бәйле хәлнең торышы турында сөйләде. «Профилактика һәм инициатива» җәмәгать оешмасы җитәкчесе Лилия Халабуда коммерциячел булмаган оешмаларның наркотиклар кулланучы, аның тәэсиренә тиз бирүше кешеләргә ярдәм итүдә ничек эшләүләре белән таныштырды. Утырышны премьер-министр урынбасары Вәсил Шәйхразиев алып барды. Аны видеорежимда районның наркотикларга каршы комиссиясе әгъзалары да күзәттеләр. Соңыннан булган сөйләшүдә комиссия рәисе урынбасары Фәндәс Вәлиев бу юнәлештә эшләрне тагын да активлаштыру буенча бурычлар куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев