САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мораль

Исламнан көч вә нур алып

2012 нче ел Россиядә - "Россия тарихы", ә Татарстанда "Мәдәни-тарихи мирас елы" дип игълан ителде. Ә ТР Диния нәзарәте быелгы елны "Коръән елы" дип белдерде. Бу уңайдан республика мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз республика районнарында булды. Узган атнада исә сарманлылар белән очрашты. Аның белән Сарманга ТР Президентының дини берләшмәләр белән эшләү...

2012 нче ел Россиядә - "Россия тарихы", ә Татарстанда "Мәдәни-тарихи мирас елы" дип игълан ителде. Ә ТР Диния нәзарәте быелгы елны "Коръән елы" дип белдерде. Бу уңайдан республика мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз республика районнарында булды. Узган атнада исә сарманлылар белән очрашты.
Аның белән Сарманга ТР Президентының дини берләшмәләр белән эшләү буенча идарәсе начальнигы Марат Гатин да килде. Очрашуда район башлыгы Н.Закиров та катнашты.
Очрашу Коръән сүрәләре белән башланып китте. Мөселманнарга мондый очрашулар, сүз алышу мөмкинлеге насыйп иткән өчен бөек Раббыбызга рәхмәт белдергәннән соң, Илдус хәзрәт Фәиз кыскача халкыбыз һәм Коръәнне бастыру тарихына тукталды. Тарихи чыганаклардан билгеле булганча, Болгар кабиләләре Идел буенда Христосның тууына 200 ел кала ук яшәгәннәр. Болгар дәүләтендә Ислам кабул ителүнең рәсми датасы 922 нче ел дип санала. Әмма Багдад хәлифе сәркатибе Әхмәт ибн-Фадлан үзенең юл язмаларында, гарәп илчелеге килгәнче үк, биредәге мәчетләрдә Ислам вәгазьләре алып барылганлыгы турында яза. "Рус славяны чиркәү төзи башламаган вакытта ук, Идел һәм Чулман буенда яшәүче Болгар кешесе Коръән сүрәләре тыңлый иде", - дип яза рус галиме Сергей Соловьев та. Тарихчы Ш.Мәрҗани һәм башка галимнәр дә Ислам диненең Болгар дәүләтендә 9 нчы гасырда ук булуы турында хәбәр итәләр.
Ислам Идел буе болгарлары мәдәниятенә гаҗәеп зур йогынты ясый. Болгарга борынгы цивилизациянең мәдәни традицияләре белән сугарылган гарәп теле һәм язуы, әдәбияты, шулай ук математика, астрономия, география, медицина һәм башка фәннәр үтеп керә. Нәтиҗәдә Болгарда фән чоры өчен иң югары биеклеккә күтәрелә. Идел буе Болгар дәүләте бөтен дөньяга таныла, иминлек һәм байлык ягыннан да аерылып тора.
1787 нче елда Петербургта беренче тапкыр Коръән типографик ысул белән бастырыла һәм бушлай таратыла. Ә узган елның ноябрендә Италиядән Казанга дөньяда иң зур Коръән китабы китертелә. Ул "Яңарыш" - Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен яңарту фонды заказы буенча "Реверра ЛТД" компаниясендә эшләнә. Иң зур Коръәнне бастыру Болгар һәм Свияжскины торгызуның бер өлеше булып тора.
Илдус хәзрәт Фәиз үз чыгышында халкыбызның борынгы гасырларда ук Исламга хөрмәт белән каравын, шуның нәтиҗәсендә цивилизацияле дәүләт төзи, берничә йөз гасырларга сузылган авырлыкларны җиңеп чыга алуын билгеләп үтте. "Дин - милләтне, милләт динне саклады", - диде ул. Иван Грозный хакимлек иткән, Ислам диненә карата аяусыз сугыш ачкан, таш мәчетләрне (бездә электән үк мәчетләр агачтан түгел, таштан булган) кырдырган вакытта да безнең бабайларыбыз динне саклап кала алганнар. Йортларны мәчет итеп кулланып, дошман күренүгә, манарасын аударып куя торган булганнар. Татарлар чукындырылалар, куылалар, сөреләләр. Әмма, куылган җирләрендә землянка казып керүгә, беренче эш итеп, мәчет салып куялар. Берничә йөз еллар буена татар халкына белем алу, дөньяви фәннәрне өйрәнү мөмкинлеге дә бирмиләр. Югары уку йортларын тәмамлаучы кешеләребез бармак белән генә санарлык була. Әмма халкыбыз Коръәнне, динне саклый. 1919 нчы елда Аллаһы Тәгалә татар халкына дәүләтен кайтара, әмма тагын әллә ничә дистә елларга сузылган сынау бирә - мәчет манаралары киселә. Ил башына яңа Президент килүгә, халкыбызга дин иреге кайтарыла, күпләп мәчетләр төзелә.
"Аллаһы Тәгаләнең мәхәббәте төшкән җирдә бәрәкәт була", - диде Илдус хәзрәт Фәиз. Ул очрашуда катнашучы дин әһелләрен һәм башкаларны киләчәктә дә Коръәнне сакларга, ул кушканча яшәргә өндәде, гыйбрәтле мисаллар китерде.
Бу ай - мәүлет ае. Марат Гатин очрашуда катнашучыларны изге ай, Мәүлет бәйрәмнәре белән тәбрикләде. Халкыбызның - бердәм, бер максатта, дәүләтебезнең көчле булуын теләде.
Илдус хәзрәт Фәиз Сәгыйть хәзрәт Хаковка үзәкләшкән дини оешма - Татарстан республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы имам-мөхтәсибе вәкаләтләрен раслаучы шәһадәтнамәсен тапшырды (икенче рәсемдә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев