Николай Лукич хәзерге вакытта да тормыштан ямь табып яши белә
Бүген Ләке авылында яшәүче хезмәт ветераны Сокров Николай Лукич үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Николай Лукичның балачак һәм үсмер еллары сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга туры килә. Бик яшьли колхозда дуңгыз көтүен көтә, 3 ел да 6 ай армия хезмәте үткәннән соң, кабат туган авылына кайта, гомер буе күмәк хуҗалыкта шофер булып эшли. Лаеклы ялга чыкканнан соң, берничә ел авылдагы янгын машинасында да эшләп ала. Тормыш иптәше Нина Авакумовна белән бер ул һәм ике кыз үстерә. Кызганычка каршы, бер кызының үлем кайгысын да кичерергә туры килә. Нина Авакумовна да инде араларында юк. Бүгенге көндә Николай Лукич Зина апа белән гомер кичерә, кайгы-хәсрәтләрне бүлешеп, шатлыкларны уртак итеп, һәр ике якның да туганнары белән аралашып, балалар игелеген, онык-оныкчыклар куанычын күреп, тормыштан ямь табып яшиләр алар.
Николай Лукичны гомер бәйрәме белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга матур теләкләрен шулай ук район ветераннар советы рәисе Асыляр Харисов, Ләке авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Юрий Антонов, җирлек ветераннар советы рәисе Ольга Асанова җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев