Елның беренче сабые туды
.
Кичә, 3 гыйнвар көнне, 22.50 сәгатьтә Сарман балалар тудыру йортында елның беренче сабые дөньяга аваз салды. Райондашларыбыз Алия һәм Раушан Сәүбәновларның гаиләсендә 3,550 килограммлы, буе 54 сантиметрлы малай туды. Егеткә әти-әнисе Данис исеме кушарга ниятлиләр. Без аның сәламәт бала булып, тигез канат астында үсүен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев