САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ата белән ул махсус операция зонасында очраштылар

21 сентябрь көнне районнан әлеге зонага 2,5 тонна гуманитар йөк озатылды.

Район халкы, оешма һәм учреждениеләр, эшмәкәрләр махсус операция зонасы өчен гуманитар ярдәмне ел дәвамында әзерләп торалар. Райондашларыбыз быел гына да Украина ягына берничә тапкыр барып кайттылар. Барган саен, алар егетләребезгә күчтәнәч, кирәк-ярак кына түгел, туган як сәламен, аның җылысын  да калдырып кайталар. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Айназ Сафинаның әйтүенә караганда, махсус операциядә хезмәт итүче ир-егетләребез өчен гуманитар ярдәм әзерләүдә район халкы көннән-көн активрак була бара.

  • Бу юлы москит сетка үрүдә авыл җирлекләре белән беррәттән мәктәп коллективлары да нык тырыштылар. Район халкы ярдәме белән җылы киемнәр, перчаткалар һәм носкилар, гигиена кирәк-яраклары, дымлы салфетка һәм сөлгеләр, консерва, конфет, печенье кебек кирәк-яраклар һәм азык-төлек җыелды.  Кулдан баскан токмач та шактый булды. Өйдә әзерләнгән җиләк-җимеш һәм салат банкаларын бик күп китерделәр. Генератор, бензопила, су кебек кирәк-яракларны да онытмадык. Госпитальгә памперслар, ак тукыма кебек әйберләр озаттык. Шәхси эшмәкәрләр дә бик булыштылар, ди ул.

Гуманитар ярдәм кеше нәрсә бирә, шул әйберләрдән генә әзерләнеп калмый, оештыручылар, беренче чиратта, зонада хезмәт итүчеләребезнең ихтыяҗларын истә тоталар. Аннан соң, гуманитар ярдәмнең ассортименты төрле булсын, ир-егетләребезгә һәр кирәк-ярактан өлеш чыксын, дип тә тырышалар, ягъни ассорти-тартмалар әзерлиләр. Аларга барлык төр әйберне: азык-төлек, кием-салым, гигиена кирәк-яраклары, башкасын да тутыралар. Бу юлы да 52 шундый тартма әзерләнгән. Болар янына әти-әниләр балаларына, якыннарына дип  тутырган тартмаларны да кушарга кирәк. Кыскасы, гуманитар ярдәмне әзерләүче, аңа өлеш кертүче һәркем, ул кирәкле дә, файдалы да булсын, дип тырыша.

Ә инде аны илтүчеләргә килгәндә, бу юлы ерак юлга Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев белән Күтәмәле авылында яшәүче Рөстәм Арсланов киттеләр. Белгәнебезчә, Рөстәм Фәрит улы өчен бу юл яңа түгел, ул мондый миссиядә инде күп тапкырлар катнашты. Ә менә Рөстәм Арслановның – беренче тапкыр баруы. Аның улы Айдар Украинада хезмәт итә. Ул анда – 2022 елның октябреннән бирле. Якташ егетебез батырлык үрнәкләре күрсәтә. Аягы зыян күреп, госпитальдә ятты, операция кичерде. Ә быелның гыйнвар аенда ул кабат махсус операциягә китте.

  • Кичә (ред.: 22 сентябрьдә) Рөстәмнән хәбәр алдык. Исән-сау барып җиткәннәр. 7-8 җиргә керәбез, гуманитар ярдәм таратабыз, дигән. Әтисе улыбыз белән дә күрешкән, күчтәнәчләрне тапшырган. Без район башлыгы Фәрит Хөснуллинга бик рәхмәтлебез. Улларыбыз, махсус операциядә хезмәт итүчеләрнең бер генә гозерләрен дә кире какмый, кирәк-яракны тиз арада әзерләтеп җибәртә. Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фәрит улына  да рәхмәтебез чиксез. Һәрвакыт хәлебезне белешеп тора. Җәй көне Айдар өйдә ялда вакытта, бергә хезмәт итүче иптәшләре: “Тиз арада машина тәгәрмәчләре кирәк!” дип шалтыраттылар. Тәгәрмәчләр сатып алып, Рөстәм Фәрит улы артыннан җибәрдек. Халыкның бердәмлеге дә сокландыра. Кызыбыз Ләйсән Яр Чаллы шәһәрендә 72 нче “Антошка” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Авылдашлар энем янына баралар, дигәч, бакча хезмәткәрләре тиз арада 12 посылка әзерләп, китереп киттеләр, генератор да алып килгәннәр. Мондый чарадан балалар, дуслар, туганнар, безне якын итүчеләр дә читтә калмыйлар. Инде анда да тынычлык урнашсын, улларыбыз тизрәк исән-сау туган якларга әйләнеп кайтсын! ди Рөстәм Нәкыйп улының тормыш иптәше, Айдарның әнисе Нурия ханым.

Аныкылар анда берәү генә түгел бит әле. Нурия ханымның Чукмарлы һәм Петровский Завод авылында яшәүче икетуганнарының балалары Айназ белән Инзар, икетуганы Муса да махсус операциядә Ватаныбыз иминлеген саклыйлар. Гуманитар ярдәм илтүче егетләребез Айназ белән дә очраша алганнар, Мусага адресланган күчтәнәчне дә аңа тапшырганнар. Без Муса һәм Инзар белән очрашуга исә туган якта өметләнеп калабыз.

Гуманитар ярдәм җыю алга таба да дәвам итә.

  • Райондашларыбыз киләчәктә дә актив булырлар, дип ышанып калабыз. Көзге, кышкы көннәрдә җылы эчке һәм тышкы киемнәр, юрган һәм җәймәләрнең берсе дә артмый. Алар өр-яңа ук булмасалар да ярый. Җылы аяк киеме дә бик актуаль. Без гуманитар ярдәм күрсәтүче барлык кешеләргә, тартмаларны тутыруда, әйберләрне төяү һәм озатышуда, гуманитар йөкне илтүчеләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез, илебез иминлеген саклаучы егетләребезне исән-сау туган якта көтеп калабыз, ди Айназ Сафина.

Ә махсус операциядә хезмәт итүчеләргә әзерләгән әйберләрне түбәндәге адрес буенча “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсенә тапшырырга мөмкин: Сарман авылы, Ленин урамы, 28 йорт, 2 нче кат.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев