САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Татарстанда – яңа туристик маршрутлар.

19 июньдә Татарстан министрлар Кабинетында Болгар һәм Свияжскийга туристик маршрутлар булдыруга багышланган брифинг булды. Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, "Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр яңарыш Фонды" коммерцияле булмаган оешма башкарма директоры Татьяна Ларионова сөйләвеннән билгеле булганча, бүгенге көндә республикада Татарстанның мәдәни мирас объектларын торгызу буенча күпкырлы эш...

Реклама

19 июньдә Татарстан министрлар Кабинетында Болгар һәм Свияжскийга туристик маршрутлар булдыруга багышланган брифинг булды. Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, "Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр яңарыш Фонды" коммерцияле булмаган оешма башкарма директоры Татьяна Ларионова сөйләвеннән билгеле булганча, бүгенге көндә республикада Татарстанның мәдәни мирас объектларын торгызу буенча күпкырлы эш алып барылган. Идел буе туристик картасында инде ике яңа туризм үзәге барлыкка килде дип әйтергә була. Бүгенге көндә Свияжск музеенда утрау буенча 6 сәгатьлек экскурсия маршруты эшләнгән. Болгарда гамәлдәге маршрутларга әле күптән түгел генә ачылган ике объект , аерым алганда, икмәк музее һәм Италиядән кайтарылган, Гиннесның рекордлар китабына кертелгән, дөньядагы иң зур Коръән саклана торган истәлек билгесе дә кертелгән. Свияжскийда 28 урынга исәпләнгән 2 кунакханә эшли. Болгар һәм Свияжскийга су юлы белән генә түгел, автобус белән дә барырга була. Туристларга ярдәм йөзеннән министрлык тарафыннан Болгар һәм Свияжский буенча өч телдә язылган туристик карта-схемалар әзерләгән. Борынгы Болгарга һәм Свияжскийга бару юнәлешендә автомобиль юлларына махсус күрсәткечләр куелган. Булган прогнозлар буенча 2012 ел дәвамында Болгарның - 120 мең, Свияжскийның 70 мең турист кабул итәргә мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X