САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Халык соравын үтәүне – алгы планга

Һәр исәп-хисап чоры районның социаль-икътисади, иҗтимагый үсеш өлкәсендәге проблемаларын хәл иткәндә, алга таба эш планлаштырганда конкрет бурычлар куюга этәргеч бирә. Район буенча башкарылган эшләр шактый, хәл ителәселәре дә җитәрлек. Шулай да соңгы елларда яшәешнең барлык тармакларында да тотрыклы үсеш күзәтелүе бу сорауларга уңай чишелеш табылуына ышаныч тудыра. Проблемаларны уртага салып,...

Һәр исәп-хисап чоры районның социаль-икътисади, иҗтимагый үсеш өлкәсендәге проблемаларын хәл иткәндә, алга таба эш планлаштырганда конкрет бурычлар куюга этәргеч бирә. Район буенча башкарылган эшләр шактый, хәл ителәселәре дә җитәрлек.
Шулай да соңгы елларда яшәешнең барлык тармакларында да тотрыклы үсеш күзәтелүе бу сорауларга уңай чишелеш табылуына ышаныч тудыра. Проблемаларны уртага салып, алар хакында ачыктан-ачык фикерләшү бик күп мәсьәләләрнең чишелешен вакытында табарга, перспектив планнар аша хәл итәргә мөмкинлек бирә. Район Советында узган чираттагы эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә чыгыш ясаган район башлыгы урынбасары Г.Сәляхова агымдагы ел башында район җитәкчелеге, барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр вәкилләренең актив катнашында авыл җирлекләрендә узган гражданнар җыелышларын анализлады. Халык аларда борчыган мәсьәләләрне күтәргән, гозер-үтенечләрен җиткергән иде. Күтәрелгән сорауларның күбесе торак-коммуналь хуҗалыгы, юл төзелеше тармакларына карый.
Тузган су линияләрен алыштыру Кәүҗияк, Илексаз, Мортыш-Тамак, Чукмарлы, Петровка-Завод, Яңа Имән, Ләшәү-Тамак, Рангазар, Карашай-Саклау, Шәрләрәмә, Азалак, Илексаз, Югары Чыршылы җирлекләренә кергән авылларда сорала. Трассаларның барлык озынлыгы 26 километрга якын. Болар буенча 2012-2014 елларга исәпләнгән "Чиста су" программасына кертү эшләре бара.
Юл ремонтлары буенча күтәрелгән сораулар муниципаль әһәмияттәге Сарман - Җәлил трассасыннан Мортыш-Тамак, Колмәт авылларына чаклы юлга ремонт; Чукмарлы-Нарат Асты, Кормаш авылы юлларына асфальт салу турында булды. Болар буенча 2012-2017 нче елларга исәпләнгән республика программасына кертүне сорап, транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына хат юлланды.
Шулай ук Кәүҗияк, Илексаз, Мортыш-Тамак, Иске Кәшер, Карашай-Саклау, Шәрләрәмә, Азалак, Югары Чыршылы авыл эчендәге юлларга ремонт үткәрү кирәк.
Чукмарлы, Дими Тарлау, Яхшыбай, Югары Чыршылы авылларында күперләрне ремонтлау буенча сораулар күтәрелде. Болар өчен, билгеле, зур чыгымнар кирәк. Күперләрне ремонтлау өчен финанс ярдәм сорап, Татарстан Президенты исеменә хатлар язылды. Авария хәлендә булган Чукмарлы күпере "Татавтодор"ның Сарман участогы ярдәме белән ремонтланды. Халыкны социаль сферага - сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт үсешенә кагылышлы сораулар да борчый. Күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү, яңа урамнарга газ кертү кебек мәсьәләләр дә игътибар үзәгеннән читтә калмады. Территорияләрдәге ташландык биналар торышы, җир сөрү эшләренең сроклары, пайчылар белән килешүләргә үзгәрешләр кертү, авылга якын басуларда агу сибүне булдырмау кебекләре дә күтәрелде. Гомумән, авыл җирлекләрендә халык үзен кызыксындырган барлык сорауларын да бирде. Бүгенге көндә алар теркәлеп, район башлыгының контроленә куелган, җаваплы җитәкчеләр тарафыннан өйрәнелә, чишелеш юллары эзләнелә.
2012-2013 нче елларга районда ягулык сезонына әзерлек торышы, планлаштырылган эшләр турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Р.Солтанов сөйләде. Башкарма комитетның 243 нче санлы карары нигезендә махсус комиссия төзелгән, һәм ул үзенең эшен башлаган. Җаваплы объектларда инде эш бара. Икеайлык барышына да тукталып, Раушан Мөҗәһитович авыл җирлекләрендә чисталык торышын тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды, кимчелекләрне атады. Чүп түгү урыннарын тәртипкә китерү, ташландык биналарны чистарту буенча тәкъдимнәрен кертте.
Районның финанс-бюджет палатасы рәисе Н.Бадыйкова агымдагы елның 5 аена тупланма бюджет үтәлеше белән таныштырды. Мәгълүматларга караганда, барлыгы 292 миллион 196 мең акча тупланган. Физик затлардан салым кертү 96 миллион 161 мең сумны тәшкил итә, ягъни 41 процентка үтәлгән. Оешмаларның эшчәнлеген тотрыкландыру, хезмәт хакларын стабиль түләп бару, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәтләренә яңача түләү системасына күчү әлеге төр салымнардан булган кертемнәрнең 7 миллион 886 мең сумга үсүенә этәргеч булган. "Җәлилнефть" идарәсе кертемнәре 25 миллион сум тәшкил итә. Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы кече эшмәкәрлек предприятиеләренең үсеше кертемнәр артуга уңай тәэсир ясыйлар. Җир салымы еллык планга карата - 37%. План күрсәткечләрен уңышлы үтәү бюджет оешмалары хезмәткәрләренә вакытында хезмәт хакларын түләүгә, оешма-предприятиеләрнең чыгымнарын тулысынча капларга мөмкинлек биргән. Мәдәният, спорт һәм физик тәрбия бирү өлкәләрендә хезмәт куючыларны да яңача түләү системасына күчерү буенча чаралар күрелә. Шулай да киләчәктә муниципаль ведомствоара комиссияләрнең үз кертемнәрен арттыру буенча эшчәнлекләрен арттырырга кирәк. Салым түләүчеләр эшчәнлеге мониторингын сыйфатлы үткәрү дә зарур. Бүгенге көндә 2013 елга бюджет формалаштыру бара. Киләсе елдан яңа бюджет классификациясе кертү күздә тотыла. Шуңа бәйле код төрләре һәм максатчан чыгым маддәләрендә, кертем кодларында үзгәрешләр булачак.
Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Н.Закиров алып барды. "Җыелышларда, халык белән очрашуларда күтәрелгән сораулар барысы да урынлы, һәм аларны чишү юлларын эзләү, тиешле срокларда үтәү - һәр җаваплы тармакның бурычы. Үтәлеш даими контрольгә куелып, эш барышы барланып торылачак, гадиләштерү урынсыз", - диде Нәфис Касыймович. Күтәрелгән башка сораулар буенча да үз фикер-тәкъдимнәрен җиткереп, бурычлар билгеләде ул. Милли бәйрәмебез - Сабантуйны үз югарылыгында уздырырга кирәклеккә басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев