28 февраль 2018 яңалыклары
-
Хәерле төн,изге төшләр! Тормышыбыз имин, үзебез сау булыйк.
Тәмле төшләр, дуслар! Күзләрне йомыйк та, хыяллар дөньясына чумыйк . фото https://vk.com/id299682687 алынды
-
Сарманда кыш "китәргә" ашыкмый
Билгеле булганча, бүген кышның соңгы көне.Тик кыш әле тиз генә бирешергә уйламый. Агачларга, матур итеп, бәс кунган, суытып та җибәрде. Кышның соңгы көне белән сокланып калырга ашыгыгыз!
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият" үзәгеннән кабартма пешерү рецепты тәкъдим итәбез, дуслар
Камыр өчен: 1 шәр стакан сөт һәм су 10 г коры чүпрә 2 йомырка 4 аш кашыгы шикәр комы 0,5 аш кашыгы тоз 5-6 аш кашыгы үсемлек мае он Чүпрә һәм шикәр комын суда эретәбез һәм аз гына калдырып торабыз. Аннан соң камырга дигән башка әйберләрне кушабыз һәм камыр басабыз....
-
Росреестр идарәсенең район бүлегендә "Консультацияләр көне" үткәрелә
1 мартта 13.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Росреестр идарәсенең район бүлегендә (Сарман, Куйбышев урамы, 36 йорт) бердәм "Консультацияләр көне" үткәрелә. Биредә Росреестр вәкаләтләренә кагылышлы сорауларга җавап алырга мөмкин булачак.
-
Район егетләренең хезмәткә әзерлекләрен тикшерделәр ( ФОТО+ВИДЕО)
Бүген Җәлил бистәсендә традицион "Сафка басарга әзер" ("Есть встать в строй") бәйгесе үтте. Җәлил беренче, икенче номерлы урта мәктәпләре, гимназиясе, Сарман урта мәктәбе һәм гимназиясе, аграр көллият, Петровка Завод мәктәбенең булачак солдатлары үзләренең хәрби әзерлекләрен күрсәттеләр. Видео : https://vk.com/djalil_novosti
-
Советлар Союзы Герое Н.И.Кузнецов истәлегенә уздырылган Республика күләм пневматик мылтыктан ату ярышларында Сарман ДОСААФ оешмасы катнашкан
Советлар Союзы Герое Н.И.Кузнецов истәлегенә уздырылган Республика күләм пневматик мылтыктан ату ярышларында Сарман ДОСААФ оешмасы командасын Арефьев Геннадий,Сәетшин Илназ,Хәмәтҗанов Алмаз якладылар.Авыл командылары арасында алар уңышлы чыгып 5 урын алдылар.
-
Зур Нөркәй мәктәбендә укытучыларның методик берләшмә утырышы узды
27 февраль көнне Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә химия һәм биология укытучыларының район методик берләшмә утырышы булып үтте.
-
Петровказаводлылар хокук бозуларны булдырмау ягында
Тырышлык юкка чыкмас Яшүсмер чак - кеше тормышындагы иң актив чор. Физик көченең артуын сизгән һәм җитлегә баручы кешегә ул инде барысын да булдыра ала кебек тоела. Ләкин тормыш тәҗрибәсе җитмәү, җинаять җаваплыгын, законнарны белмәү еш кына үз-үзеңне кулда тота алмау да үтә аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ә хокук тәртибен...
-
"Әниемнең һөнәре" фотоконкурсыбызның чираттагы катнашучысы - Гөлфирә Сафина
- Мәрхәмәтле, шәфкатьле, йомшак куллы, тәмле телле табибларны күрәбез дә, "Менә бу чын табиб!"- дибез.Күпме кеше гомерләрен саклап калган шәфкать ияләрен без яратып, ак фәрештәләр дип йөртәбез. Нинди авыр, җаваплы эш бит табиб һөнәре, алар кулында - кеше гомерләре! - ди Чулпан Сафина әнисе турында.
-
2018 елда Татарстанда күп балалы 45 гаилә торак алачак
Бу максатларга республика бюджетыннан 150 миллион сум акча бүленгән. (Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). 2018 елда Татарстанда биш һәм аннан да күбрәк балалары булган 45 гаилә торак алачак. Бу максатларга 149 миллион 536 мең сум акча бүленгән. Күпбалалы гаиләләрне республика бюджеты исәбенә торак сертификатлары белән тәэмин итү программасы 2007...
-
Районда үткән рейд нәтиҗәләре
Ял көннәрендә узган рейд нәтиҗәләре. Бәйрәм ялларында 23, 24, 25 февральдә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан кичке һәм төнге вакытларда үткәрелгән комплекслы профилактик чаралар нәтиҗәсендә 19 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган. 3 кагыйдә бозучы ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылды. Шулай ук 9 укылмый торган дәүләт номерлары белән йөрүче, 1 -...
-
Хәерле иртә, дуслар! Көнебез кайгы-хәсрәтсез, шатлыкларга мул булып узсын
Һәр мизгелнең кадерен белеп, тормыш матурлыгын аңлап-бәяләп, балаларга, өлкәннәребезгә игътибар күрсәтеп яшик. Фото:https://pixabay.com/ru/photos/