28 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Районда халык җыеннары дәвам итә
Мортыштамак, Илексаз авыл җирлекләрендә халык җыеннары үтте. Аларда авыл җирлекләре башлыклары Мәҗит Әхмәтгәрәев, Флер Гыйльфанов 2014 елда башкарылган эшләр хакында сөйләделәр, быелга планлаштырылганнарына тукталдылар. Авыл хуҗалыгы тармагы эшләре белән "Сарман" агрофирмасының баш агрономы Миргаҗәм Мирзасалихов таныштырды, район күләмендә эшләнгән эшләр турында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ләис Нуртдинов сөйләде. Шулай...
-
Районда "Кар автомобиле-2015" операциясе бара
Районда 19 январьдән "Кар автомобиле-2015" ("Снегоход-2015") профилактик операциясе бара. Ул 20 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Чараның максаты - машиналардан файдаланганда, аларның техник торышының юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы таләпләренә җавап бирүләренә ирешү, әйләнә-тирә мохитне саклау. Аның барышында дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе, кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе...
-
Иске Кәшер һәм Яңа Имән авыл җирлекләрендә үткән җыеннарда халык үз сорауларына җавап алды
Бүген Иске Кәшер һәм Яңа Имән авыл җирлекләрендә отчет җыелышлары үткәрелде. Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Минһаҗев, Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Илүс Вахитов узган ел башкарылган эшләр турында сөйләделәр. Полициянең участок уполномоченные Айрат Могыйнов райондагы һәм җирлекләрдәге криминоген хәлне яктыртты. Суд приставлары хезмәтенең пристав-башкаручысы Миләүшә Закирова законнардагы үзгәрешләр...
-
Ләкедән Татьяна Маловага кәҗәсе Белка Бэлла исемле кәҗә бәтие бүләк иткән
Хөрмәтле интернет кулланучыларыбыз! Исегезгә төшерәбез, кәҗә белән төшкән фотолар конкурсы гыйнвар ахырына кадәр дәвам итә. Сездән активрак булуыгыз сорала. Фотоларны һәм кыскача мәгълүматны sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрә аласыз. Ә хәзер сезнең игътибарыгызга Ләке авылыннан Татьяна Малова җибәргән фотоларны тәкъдим итәбез. Яңа елда аларның Белка исемле кәҗәсе үзе сыман ак кәҗә...
-
Ләшәү Тамак һәм Иске Минзәләбаш авыл җирлекләрендә булган җыеннарда халык актив катнашты
Районда отчет җыелышлары дәвам итә. Алар көн саен берничә авыл җирлегендә бара. Кичә җыеннар Ләшәү Тамак һәм Иске Минзәләбаш авыл җирлекләрендә булып уздылар. Аларда җыелган халык актив катнашты, сорауларына җаваплар алды. Шулай ук укыгыз: Зур Нөркәй һәм Азалак авыл җирлекләрендә җыеннар үтте
-
Сарман районы кызы Лиана Антонова "Мисс Татарстан" по версии KZN исеменә лаек булды
Менә "Мисс Татарстан" конкурсына да йомгак ясалды. Анда Сарман районыннан Ләке авылы кызы Лиана Антонова да катнашты. Райондашларыбыз Лиана өчен бик актив тавыш бирделәр. Аның җиңүе өчен тырышкан барлык кешеләргә дә рәхмәт җиткерәсе килә. Нәтиҗәдә Лиана "Мисс Татарстан" по версии KZN исеменә лаек булды. Котлыйбыз! Тулырак мәгълүматны моннан укый аласыз.