27 март 2026 яңалыклары
-
Азат Кадыров: студентлар берләшмәсе — Татарстанның яшьләр сәясәте терәге
Студентлар һәрвакыт җәмгыятьнең актив өлеше булды һәм яшьләр сәясәтенең төп терәге булып кала. Бу хакта Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры Азат Кадыров хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанлыларга рәсми хезмәт хакының мөһимлеге турында искәрттеләр
Социаль гарантияләрне тәэмин итү һәм үз киләчәгеңне яклау рәсми эшкә урнашкан очракта гына мөмкин. Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе гражданнар игътибарын хезмәт мөнәсәбәтләрен легальләштерү мөһимлегенә юнәлтә. Эш хакын «конвертларда» алу хезмәткәрне законда каралган берничә хокуктан мәхрүм итә. Рәсми керем — ул исәп-хисап табалыгындагы гына сан түгел, гражданнарның социаль статусы һәм матди хәле нигезе. Бу хакта Татарстан буенча УФНС матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
-
Район газетасына язылу кампаниясе башлана
1 апрельдән 2026 елның II яртыеллыгы өчен вакытлы матбугатка язылу кампаниясе старт ала. Райондашлар «Сарман» һәм «Новый Сарман» газеталарына алты айга язылу мөмкинлегеннән файдалана алачак.
-
Килештерелмәгән митингта катнашкан өчен җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр
Россия Эчке эшләр министрлыгы килештерелмәгән акцияләрдә катнашкан өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралуын искәртте. Ведомство гражданнарны мондый чараларга чакыруларны игътибарсыз калдырырга өнди, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
-
Мортамакта театр да күрсәтәләр
27 март – Халыкара театр көне уңаеннан, без районның Мортыштамак мәдәният йортында эшләүче сәхнә осталары белән сөйләшергә булдык.
-
Фатирда ничә хайван асрарга була? Татарстанда яңа нормалар тәкъдим иттеләр
Татарстанда күпфатирлы йортларда хайваннар асрау буенча нормалар кертү мөмкинлеге карала. Республика Министрлар Кабинетының тиешле карары проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
-
Сарманлылар өчен апрель аена намаз вакытлары
Үзегезгә саклап куегыз.
-
Район росгвардиячеләре – һәрвакыт сакта
2016 елның 27 мартында бәйрәмнәр календарендә яңа дата барлыкка килде. Моннан нәкъ ун ел элек Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләренең Федераль хезмәте оешты. Аны без шулай ук Росгвардия буларак беләбез.
-
Республикада +15 градуска кадәр җылыта, кар-яңгырлар туктый
Бүген, 27 мартта, Татарстанда һава торышы үзгәрә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.