26 май 2017 яңалыклары
-
Сарманда "Тоннель" профилактик чарасы үтте
Бүген Сарманда 6.40-7.40 сәгать аралыгында "Тоннель" профилактик чарасы булды. Барлыгы 26 транспорт чарасы туктатып тикшерелде. 9 - куркынычсызлык каешын кулланмаучы, 3 балаларны транспорт чарасында йөртү тәртибен бозучы ачыкланды.
-
Сарманлылар өчен Рамазан аена намаз вакытлары
Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына, әҗер-савапларг аирешүдә тиңе булмаган Рамазан ае башлана. 27 май таңында тәүге тапкыр сәхәргә торып, уразага керәбез.
-
Карашай Саклау китапханәсендә "Әнием истәлекләре" дигән кичә үтте
27 май -Бөтенроссия Китапханәләр көне. Шул уңайдан 24 майда Карашай Саклау авылы китапханәсендә "Әнием истәлекләре" дигән очрашу кичәсе үткәрелде. Китапханәдә Карашай Саклау мәктәбе укытучысы Нәсим Хөсниев һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Очрашу кичәсе бик эчтәлекле булды, укучылар канәгать булдылар. Өлкән китапханәче Рәшидә Тәһавиеваның "Тормыш мизгелләре" дигән фото-стенд эшләп куелды.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – томат ашы
Сезгә томат ашы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - шикәр - 1 аш калагы; - тоз, ак борыч, орегано - тәм буенча; - төшсез зәйтүн - 50 грамм; - маринадланган каперслар - 40 грамм; - томат согы - 300 миллилитр; - помидор - 1 килограмм. Помидорларны юабыз, зур табага куябыз,...
-
Әлмәт мәктәбендә дә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды
Кичә Әлмәт авылы мәктәбендә дә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Сезгә аның видеоязмасын тәкъдим итәбез.
-
Район мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучылары чит телләр буенча төп дәүләт имтиханы бирәләр
Кичә район мәктәпләрендә "Соңгы кыңгырау" чыңласа, бүген чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнар бирә башладылар. 9 нчы сыйныф укучылары чит телләр буенча төп дәүләт имтиханы бирәләр.
-
Район басуларында чәчүлекләрне тәрбияләү эшләре дәвам итә
Район басуларында чәчүлекләрне тәрбияләү эшләре дәвам итә. Чүп үләннәренә каршы алар - 24100, төрле чирләргә каршы 21000 гектарда эшкәртелделәр. Хуҗалыкларда сөт саву буенча күрсәткечләр дә куанычлы. Һәр сыердан көн саен уртача 14 килограмм сөт савылып, барлыгы 77,5 тонна продукция җитештерелә. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, ул 112 процент тәшкил...