26 февраль 2018 яңалыклары
-
Төннәрегез тыныч, йокыларыгыз тәмле булсын, Сарманлылар.
Күңелләрегез тыныч, кичләрегез матур үтсен. фото:https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.
-
Март бәйрәмнәрендә сарманлылар дүрт көн ял итәчәк
Быел гыйнвар каникулындагы ял көнен җомгага - 9 нчы мартка күчерделәр. Март бәйрәмнәрендә татарстанлылар дүрт көн ял итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте. 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне, Россия Хезмәт кодексы маддәсе нигезендә, эш көне булмаган бәйрәм көн санала. Быел 8 март...
-
Сарманлылар бер атна эчендә талчыбыкка калу ысулын беләләрме?
Бөек Британиядә яшәүче Сузанна Кемлер бер атна эчендә 112 килограмнан 78 кг.га калган. Ябыгуның сере бик гади икән, ул һәр иртә 3стакан лимонлы яшел чәй эчкән, ипи , май ашамаган чәйне майсыз сыр белән генә эчү бик файдалы булган. Көндез аз тозлы кәбестә шулпасы һәм бер балык ашаган.Ипи капмаган. Кич...
-
Бүген район Советында чираттагы эшлекле киңәшмә узды
Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Район Башкарма комитетының архив бүлеге эшчәнлеге, узган елда башкарылган эшләре турында бүлек җитәкчесе Гөлшат Солтангалиева чыгыш ясады. Социаль иминиятләү Фондының региональ бүлекчәсе 10 санлы филиалы эшчәнлеге хакында филиалның баш белгече Нурия Корбыева сөйләде, әлеге өлкәгә караган үзгәрешләр белән таныштырды. Иске Имән авыл җирлегендә...
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" " Әниемнең һөнәре" дип исемләнгән фотоконкурс игълан итә
Хатын - кызларыбыз, әни вызыйфасыннан тыш, төрле һөнәр ияләре буларак яшәешебезнең төрле тармакларында хезмәт куялар.Шул уңайдан без, 8 март бәйрәменә багышлап, " Әниемнең һөнәре" дип аталган фотоконкурс игълан итәргә булдык. Безгә үзегезнең кадерле әниләрегезнең, әбиләрегезнең, апаларыгызның яраткан һөнәрләре белән шөгыльләнгән вакытта төшкән фотосүрәтләрен һәм алар турында кыскача мәгълүматны язып җибәрегез....
-
Җәлил бистәсе балалар бакчасында “Нәфис сүз” бәйгесе үтте
21 февраль көнне бакчабызда "Нәфис сүз" бәйгесе үтте. Бу бәйгене без туган тел көненә багышладык. Балалар татар телендә матур итеп шигырьләр өйрәнеп килеп барысын да шаккатырып бәйгедә сөйләп күрсәттеләр. Һәр бәйгедә җиңүчеләр була, менә бүген дә конкурсантлар арасында: 1нче урын Мубаракшин Илһам (уртанчылар төркеме), 2нче урын Мухаметшина Динара (1нче мәктәпкә...
-
Зур Нөркәй мәктәбендә "Ягез әле егетләр" уены үткәрелде
Хәрби-патриотик айлык кысаларында, 22 февраль көнне МБББУ "Зур Нөркәй урта белем бирү мәктәбе"ндә "Ягез әле егетләр" уены үткәрелде. 2-9 класс егетләре ике командага бүленеп ярыштылар. Алар үзләренең физик яктан нинди әзерлектә булуларын күрсәттеләр: җитезлеккә ярыштылар, торле уеннар уйнадылар. Егетләребез сынатмады, барлык уен төрләрендә дә яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. 27:55 исәбе белән...
-
Районда депутатлар балалы гаиләләрне кабул итәләр
Районда, «Ныклы гаилә» Федераль проекты кысаларында, «Бердәм Россия» сәяси партиясе депутатлары балалы гаиләләрне кабул итү үткәрәләр. Алар барышында ике һәм күбрәк балалы гаиләләрнең махсус ипотека программасында катнашулары, ана капиталын куллануның киңәйтелгән мөмкинлекләре, беренче һәм икенче бала туганда башкарыла торган айлык түләүләр турында аңлатыла. Иртәгә - 27 февральдә балалы гаиләләрне Җәлилдә...
-
"Солдатта булган, диләр" фотоконкурсыбызның җиңүчеләре билгеле
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрелгән ""Солдатта булган, диләр" " конкурсыбызга йомгак ясап, аның җиңүчеләре Равил һәм Рамил Шәйгаллямовлар булуы ачыкланды.Тавыш бирү туктатылган сәгатькә бәйгедә катнашучыларыбыз 300 тавыш җыйган иде. Аларга тормышларында зур уңышлар һәм сәламәтлек телибез.Барлык катнашучыларга һәм тавыш бирүчеләргә без ихластан рәхмәтебезне җиткерәбез, тормышларында иминлек, сәламәтлек телибез. Киләчәктә дә...
-
Җәлил гимназиясендә әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханын тапшырып карадылар
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итүнең федераль хезмәте карары буенча 22 нче февральдә "Әти-әниләр тарафыннан БДИ тапшыру көне" Бөтенроссия акциясе узды. Бөтен ил буйлап теләкләре булган әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карады. Əлеге чараның төп максаты - әти-әниләргә имтихан тапшыру процедурасы белән таныштыру. Безнең районда акция "Җәлил гимназиясе"ндә үтте. Барлык...
-
2018 елда Татарстанда 67 яшь гаиләгә торак алырга ярдәм күрсәтеләчәк
2017 елда 61 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү өчен 55,2 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән. (Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). 2018 елда Татарстанда 67 яшь гаилә торак алачак. Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен республикада "Торак" федераль максатчан программасы 2006 елдан тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә 7 771...
-
Иске Кәшернең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә " Тапкырлар һәм җитезләр" дип исемләнгән бәйге узды
Иске Кәшер урта мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган күп төрле чаралар узды. 22 нче февраль көнне атналыкны йомгаклап, " Тапкырлар һәм җитезләр" дип исемләнгән бәйге узды.
-
Хәерле иртәләр, сарманлылар!
Ничек йоклап тордыгыз? Сезнең белән бүген тагын аралашуыма мин бик шат! Рәхим итегез төркемгә!