25 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Хәерле төннәр, матур тошләр, төркемдәшләр!
Җылы, назлы кичләр, дуслар! Төннәрегез хәерле,күңелләрегез тыныч, иртәләрегез матур булсын!
-
Кичке ашларыгыз тәмле,кичләрегез җылы булсын!
-
Сарманда “Сөлге туе” үткәрелде
Бүген, 25 сентябрь көнне, районда республиканың "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчелегендә "Сөлге туе" дип исемләнгән зур чара үткәрелде. Анда Россиянең 7 төбәгеннән һәм республиканың 27 районыннан йөздән артык кеше катнашты. Катнашучылар "Шәфкать" үзәгендә, үзәк мәчеттә, "Лилия" балалар бакчасында булдылар, Татар Илеге ял паркында һәм Иске Кәшер авыл җирлегендәге...
-
23 сентябрьдә Сарман урта мәктәбендә математика һәм рус теле фәннәреннэн бердәм дәүләт һәм төп дәүләт имтиханнарын алдан биреп карау үткәрелде
23 сентябрьдә Сарман урта мәктәбендә математика һәм рус теле фәннәреннән бердәм дәүләт һәм төп дәүләт имтиханнарын алдан биреп карау үткәрелде. Алар мәҗбүри булган рус теле һәм математикадан көчләрен сынадылар.
-
Ипи, сыр, казылык һәм тортлардан баш тартырга тәкъдим иттеләр
Туклану, биотехнологияләр һәм азык куркынычсызлыгы федераль тикшеренүләр үзәге көнлек рационда куллануны чикләргә кирәк булган продуктлар исемлеген төзегән. Бу исемлеккә ипи, казылык, консерв, сыр, татлы йогуртлар, торт, майонез, кетчуп кертелгән, дип хәбәр итә «Известия». Әлеге продуктлар составында тоз, шикәр һәм трансмайлар күп күләмдә. Бу исемлекне Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм Россия кулланучылар...
-
“Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне” хәйрия акциясе дәвам итә
Районда яшәүче коляскада гына йөрүче инвалид балаларга күңел җылысын бүләк итү, яшәүгә дәрт өстәү максатыннан оештырылган "Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне" дип исемләнгән хәйрия акциясе дәвам итә. Яхшылык эшләү һәр кешенең кулыннан килә. Ул бик зур һәм кечкенә эшләрдә чагыла. Дустыңа, күршеңә, туганыңа һәм хәтта бөтенләй таныш булмаган кешеңә...
-
Сарманлыларга бу сезонда иң актуаль прическаларны тәкъдим итәбез
-
Төшке ашларыгыз тәмле, табыннарыгыз мул, күңелләрегез тыныч булсын, дуслар!
-
Хөрмәтле төркемдәшләр, без сезне активрак булырга чакырабыз
Безнең кадерле төркемдәшләребез, сайтыбыз кунаклары! Безгә сезнең комментарийларыгыз, "лайк" ларыгыз бик мөһим. Ниндиерәк юнәлештә дәвам итергә икәнен ачыклар өчен узегезненң уй-фикерләрегезне язып җибәрсәгез иде. Сездә ниндиерәк яңалыклар кызыксыну уята, ниндиләрен күбрәк күрергә телисез? Комментарийлар көтеп калабыз.
-
Сарман гимназиясендә түләүле хезмәт күрсәтүдән кергән акча кая китә
Узган уку елыннан башлап Сарман гимназиясе түләүле хезмәт күрсәтү өчен лицензиягә ия булды. Шул уңай белән мәктәп укучылары өчен түгәрәкләр оештырылып, белемнәрен тирәнәйтү өчен мөмкинлекләр ачылды. Әлеге хезмәттән кергән акчаның бер өлеше укытучыга хезмәт хакы буларак түләнсә, икенче өлешенә мәктәп өчен кирәк булган кайбер әйберләрне булдыруга мөмкинлек ачылды. Мәсәлән, география...
-
Сарман гимназиясе укытучылары үзләренең һөнәри осталыкларын үстерә
Сарман гимназиясе укытучылары үзләренең һөнәри осталыкларын үстерү өстендә даими эшләп киләләр. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, чөнки ул районыбызда бердән-бер Өстенлек мәктәбе статусына ия булган уку йорты. Башка уку елларындагыча, быел да методик семинарлар, коучинглар, сингапур структуралары белән танышулар дәвам итә. Беренчедән, алар тәҗрибә тарату максатыннан оештырылса, икенчедән, яшь укытучыларга...
-
Сарман гимназиясендә «Профсоюз атнасы” кысаларында әңгәмәләр үткәрелде
«Профсоюз атнасы" кысаларында Сарман гимназиясенең һәр сыйныфында профсоюз оешмасының эшчәнлеге, аның һәмияте турында әңгәмәләр үткәрелде. Укучы кече яшьтән үк киләчәк тормышка әзер булып үсәргә тиеш. Шул максат белән оештырылган әлеге чара балаларда профсоюз оешмасына уңай мөнәсәбәт тудыруда хәлиткеч роль уйный. Укучылар мәктәп яшеннән үк нинди мөмкинлекләрдән файдаланырга була икәнлекне белеп...
-
Сарман гимназиясе укучылары полициядә
Профориентация үткәрү максаты белән Сарман гимназиясе укучылары полиция бүлегендә булдылар. Алар эшче эшләр бүлеге эшчәнлеге белән таныштылар, кызыклы әңгәмә тыңладылар. Алиуллин Фәрит Фоатовичның сөйләме укучыларда зур кызыксыну уятты.
-
Укытучы һөнәрен сайларга булсаң....
Икенче санлы Җәлил урта мәктәбендә дәрес-очрашу нәкъ менә шундый исем астында узды. Аны "Укытучы остаз" грантына лаек булган югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәйдуллина Ландыш Камил кызы үткәрде. Дәрес бистәкүләм масштаб алды. Анда бистә мәктәпләренең укытучы һөнәрен сайларга планлаштырган чыгарылыш сыйныф укучылары, икенче мәктәпнең 10 нчы а сыйныфында...
-
Шәрләрәмә авылы китапханәсе "Тынычлык күгәрчене" акциясенә кушылды
21 нче сентябрь - Россия күләмендә үткәрелә торган "Тынычлык күгәрчене" көне. Бу акциянең төп максаты - тынычлыкның кадерен белү. Шәрләрәмә авылы китапханәсе дә бу акциягә кушылды. Китапханәче Салихҗанова Әлфия башлангыч класс укучылары белән, кәгазьдән ясалган күгәрченнәргә сугышта һәлак булган авылдашларның исемен язып, төсле шарларга беркетеп, күккә очырдылар.