20 сентябрь 2016 яңалыклары
-
ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов район халкын кабул итәчәк
27 сентябрьдә ТР юстиция министры урынбасары Ибәтов Мөхәррәм Мансур улы район халкын кабул итәчәк. Алдан язылу өчен телефон: 2-42-75. Социаль реклама
-
Район спортчылары пауэрлифтинг буенча ТР Чемпионатында җиңү яуладылар
16-18 сентябрь көннәрендә Яшел Үзән шәһәрендә пауэрлифтинг буенча егетләр һәм кызлар арасында Татарстан Республикасы Чемпионаты үтте. Сарман авылының беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче спортчылар анда уңышлы чыгыш ясадылар. Рузил Әһелтдинов һәм Тимур Ваһапов (икесе дә - Сарман аграр көллияте) үз категорияләрендә җиңү яуладылар. Динара Камалетдинова (Сарман урта...
-
Район шоферлары тахограф кулланырга тиеш
Россия транпорт министрлыгы приказы нигезендә транспорт чараларын тахографлар белән җиһазлау тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Россиядә йөк ташучы транспорт чараларын тахографлар белән җиһазлау 2016 елның 1 июлендә төгәлләнергә тиеш иде. Шушы көннән Россия Федерациясе территориясендә пассажирлар һәм йөк ташучы транспорт чаралары Россия транспорт министрлыгы приказы таләпләре нигезендә тахографлар белән җиһазланган булырга тиеш....
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – диңгез продуктларыннан пылау
Сезгә диңгез продуктларыннан пылау рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - дөге - 500 грамм; - диңгез продуктлары - 1 килограмм; - шампиньоннар - 8 данә; - кишер - 3 данә; - башлы суган - 1 данә; - киптерелгән помидорлар, болгар борычы, петрушка, сарымсак, караҗимеш, барбарис, тоз - тәм буенча; -...
-
Саклаубаш мәктәбе яңа банкнотларда Казан символлары өчен тавыш бирә
Саклаубаш урта мәктәбе 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларда башкалабыз Казанның символлары булсын өчен үзенең тавышын бирә. Балалар, укытучылар коллективы үзләре генә тавыш биреп калмыйлар, туганнарын һәм күршеләрен дә бу эшкә өндиләр.