19 май 2016 яңалыклары
-
Беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы мини-футбол турнирында җиңде
Бүген Сарманның үзәк ял паркында мини-футбол буенча район беренчелегенә ярышларның өченче урын өчен һәм финал уеннары узды. Өченче урын өчен уенда мәчет командасы Башкарма комитет командасын 4:2 исәбе белән җиңде. Финалда беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм мәгариф бүлеге командалары очраштылар. Киеренке уенда төп вакыт кына җитмәде -...
-
"Нөркәй" агрофирмасында терлек азыгы хәзерләүгә багышланган семинар-киңәшмә үтте
Бүген "Нөркәй" агрофирмасында "Агрокөч төркеме" җәмгыятенә караган хуҗалыкларның белгечләре өчен терлек азыгы хәзерләүгә багышланган семинар-киңәшмә узды. Анда муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, "Агрокөч төркеме" җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары Ринат Гобәйдуллин, агрофирма директорлары, җәмгыятьнең, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, хуҗалыклар белгечләре катнаштылар. Терлек азыгы әзерләүгә карата таләпләр, аларны тиешенчә...
-
"Сарман" һәм "Җәлил" кинотеатрларында "72 часа" фильмын күрсәтү оештырылды
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин белән киңәшләшкәннән соң, "Сарман" һәм "Җәлил" кинотеатрларында режиссер Кира Ангелинаның "72 часа" кинофильмын күрсәтү оештырылды. Аны күрсәтү хәрби-патриотик тәрбия белән бәйле, чөнки әлеге фильм Бөек Ватан сугышына багышланган. Кино күрсәтү 6 майда башланды. Районның күп кенә оешма-учреждениеләре, мәктәп укучылары һәм Аграр көллият студентлары "72 часа" фильмын...
-
Карашай Саклау авыл җирлегендә чәчәклекләр ясадылар
Карашай Саклау авыл җирлеге буенча чәчәклекләр ясалды, матур чәчәкләр утыртылды. Бу эштә барлык оешмалар да актив катнашты.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – кишер һәм алма белән чикләвектән салат
Сезгә кишер һәм алма белән чикләвектән салат рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - кедр чикләвеге - 1 аш калагы; - алма - ½ данә; - бал - ½ чәй калагы; - яшеллек - ½ чәй калагы; - зәйтүн мае - ½ аш калагы; - лимон согы - ¼ чәй калагы;...
-
Зур Нөркәй мәктәбендә Пионерия туган көнгә багышланган класс сәгате узды
Данлыклы пионер оешмасы, аның бердәм символлары, традицияләре, "Һәрвакыт әзер!" өндәмәсе пионер сафларында булган урта һәм өлкән буын вәкилләренең әле дә хәтерендә сакланадыр. Кызыл галстуклы оешманың күпчелек традицияләрен бүген "Татарстан варислары берлеге" дәвам итә. 19 май - пионериянең туган көне. Шул уңайдан, 6 сыйныфта класс сәгате үтте. Балалар "пионер" сүзенең нинди...