16 март 2017 яңалыклары
-
Азнакай-Җәлил юлында авария булды
Азнакай-Жәлил юлында юл-транспорт һәлакәте булды. Kia Rio автомобиле йөртүчесе, каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, ВАЗ-2111 автомобиленә бәрелә. Нәтиҗәдә машиналарга шактый зыян салына. aznakaevo-rt.ru
-
Юлтимердә һәм Янурыста "Җырлы балачак илендә" районкүләм конкурсының зона турлары үтте
Юлтимер һәм Янурыс авыллары мәдәният йортларында VIII "Җырлы балачак илендә" районкүләм конкурсының зона турлары узды. Тагын да күбрәк фотолар - Сарман муниципаль районы порталында.
-
Райондашыбыз "Ел тәрбиячесе-2017" конкурсының республика турында катнаша
Бүген Казан шәһәрендә "Ел тәрбиячесе-2017" конкурсының республика туры башланды. Ул иртәгә дә дәвам итәчәк. Анда район данын Сарманның "Сандугач" балалар бакчасының рус теле тәрбиясе Гөлшат Мостафина яклый. Якташыбызга уңышлар телибез!
-
Электрон рәвештә алынучы дәүләт хезмәтләре
Россия Пенсия фонды күрсәтә торган күпчелек дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алырга мөмкин. Бүгенгесе көндә Россия Пенсия фонды сайтында һәрбер гражданинга 30 дан артык электрон сервистан, шул исәптәп Пенсия фондының барлык төп дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга була. Россия Пенсия фондының дәүләт хезмәтләреннән электрон рәвештә файдалану бик гади. Моның өчен www.gosuslugi.ru порталында теркәлергә...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – җиләк-җимеш чәе
Сезгә җиләк-җимеш чәе рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - слива - 8 данә; - яшел чәй - 2 чәй калагы; - өрек - 8 данә. Чәй кайнатабыз. Өрек һәм сливаны юабыз, төшләрен алабыз. Өлешчекләргә бүләбез. Тар муенлы чүлмәккә җиләк-җимешләрне салабыз һәм кайнар чәй өстибез. Татлы ризык яки бал белән бирәбез....
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" "Тәрәз төбем – исле гөл" дигән конкурс игълан итә
Менә яз да үзенең тулы хокукына керә башлады - бик үк җылытмаса да, күктә кояш елмая, түбәләрдән тамчы тама. Тиздән чәчәкләр дә ата башлар. Шул уңайдан, Россиядә һәм Татарстанда Экология елы булуын да күздә тотып, без фотоконкурс игълан итәргә булдык. Ул "Тәрәз төбем - исле гөл" дип исемләнәчәк һәм 1...
-
Карашай Саклауда "Кызларның кызганнары" комедиясен күрсәттеләр
Карашай Саклау мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Җәүһәр" халык театры Фәнис Яруллиның "Кызларның кызганнары" исемле комедиясен сәхнәгә куйды. Авыл халкыннын кичке ялы бик күнелле узды. Театр артистлары белән бергә тамашачы көлде, шаярды, ял итте. Фоторепортаж - Сарман муниципаль районы порталында.
-
Районда "Язгы каникул" профилактик чарасы уза
Юллардагы үлемнәр 15-29 яшьлек кешеләрнең үлем сәбәпләре арасында беренче урында тора. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы прогнозлары буенча, 2020 елда юл һәлакәтләре нәтиҗәсендәге травматизм үлем очракларының йөрәк һәм рак авыруларыннан кала өченче төп сәбәпкә әйләнергә мөмкин. Безнең район буенча 2017 елның тулы булмаган 3 ае эчендә 3 юл-транспорт һәлакәте очрагы теркәлде,...
-
Сарман кызы Фирдүс Тямаев төркемендә җырлый
Кичә Сарманда автор-башкаручы Фирдүс Тәмаевның концерты булды. Аның иҗат төркемендә райондашыбыз - Сарайлы авылы кызы Гөлзадә Шакирҗанованы күрү - зур сөенеч. Мәдәният дөньясына тәүге адымнарын Сарман сәхнәсендә ясаган кыз бүгенге көндә республикакүләм популярлык казана. Талантлы, көчле җырчылардан фатиха алып, якташыбызның киләчәктә дә сайлаган иҗат юлыннан уңышлы үтүен телибез.
-
Районда ОДН түләүләре үзгәрмәячәк
Күп катлы йортларда яшәүче райондашларыбыз, торак-коммуналь хезмәтләр өчен январь квитанцияләрен кулга алуга, безне дә сораулар белән күмделәр: квитанцияләрдә күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге тагы да арткан, бәяләр күтәрелгән. Әлеге сорауларга ачыклык кертергә теләп, без идарәче компания директоры Мәүләвиев Алмаз Шәрифҗан улына мөрәҗәгать иттек. - Чыннан да, күрсәтелә торган хезмәтләр исемлегендә тагын...