15 июнь 2015 яңалыклары
-
Район делегациясе Свердловск өлкәсендә узган Сабантуйда катнашты
12 июньдә Сарман районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендәге делегация Свердловск өлкәсендә узган Сабантуйда катнашып, Татарстан республикасы исеменнән милләттәшләрен бәйрәм белән сәламләп кайтты. Республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова чыгыш ясады. Сабантуй бик күңелле узды һәм төрле төбәкләрдә яшәгән милләт вәкилләрен берләштерде, дуслаштырды. Казан Дәүләт җыр...
-
Сарман районы аша автойөгереш узды
14 июньдә республика физкультура һәм спорт җәмгыяте әгъзалары катнашында автойөгереш безнең район аша узды. Аларны район чигендә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин, Җәлил бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ленар Бадыков һәм башкалар каршы алдылар...
-
Сарманда кандидатлар һәм сайлаучылар ярышты
12 июньдә Сарманның үзәк Ял паркында алда торган сайлауларга "Бердәм Россия" партиясеннән депутатлыкка кандидатлар һәм сайлаучылар командалары арасында футбол ярышлары узды. Шулай ук теләгән кешеләр ГТО нормаларын тапшырдылар. Тулырак фоторепортажны сылтамадан узып карый аласыз