15 февраль 2019 яңалыклары
-
“Алты бала әтисе Изге Җомга көнне иң изгеләрдән булып китеп тә барды”. Мөслим имам-мөхтәсибе фаҗигале рәвештә вафат
Исән чакта, аяклар йөреп, күзләр күреп торганда беркөнлек дөньяның кадерен белеп, булганына Аллаһка шөкер әйтеп, куанып яшәргә кирәк дип юкка гына әйтмиләр шул. Күңеле чәчәк атып, балаларының бәхетен күреп яшәгән кешенең якты бәхет кояшы кара пәрдә белән каплана. Бәхетле дөнья, кояшлы тормыш бер мизгел эчендә челпәрәмә килә. Бүген иртәнге сәгать 7-8 тирәсендә Мөслим имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов, алты баласын калдырып, фаҗигале рәвештә һәлак булды. Мәскәү–Уфа трассасының 966нчы километрында “Лада Гранта” автомобиле юл читенә төшеп каплана...
-
Бүген – Илһам Шакировның туган көне
Бүген якташыбыз – халкыбызның бөек җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Илһам Шакировның туган көне. Исән булса, аңа 84 яшь тулган булыр иде.
-
Бүген татар дөньясы Муса Җәлилне искә ала
Бүген бөтен татар дөньясы герой-шагыйребез Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә ала.
-
Рифат Зарипов хастаханәгә эләккән+ВИДЕО
Җырчы, пародия һәм юмор остасы, күпкырлы талант иясе Рифат Зарипов концертын кичектерергә мәҗбүр булган. Бу хакта ул Инстаграмда хәбәр итә. Кисәк кенә хәле начарланып китү сәбәпле артистны хастаханәгә китергәннәр. Биредә ул система белән дәвалана.
-
Илексаз мәктәбендә герой – шагыйрь Муса Җәлилне искә алу чарасы үткәрелде
15 февраль – яраткан шагыйребез Муса Җәлилнең туган көне. Бүген аны барлык җирләрдә искә алу кичәләре үткәрәләр. Бу чарадан безнең Илексаз мәктәбе дә читтә калмады.
-
Районның террорга каршы комиссиясе утырышы булды
Бүген районның террорга каршы комиссиясе утырышы булды. Аңа авыл җирлекләре башлыклары, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре дә чакырулы иде.
-
Дмитрий Медведев Менделеевскида өстенлекле үсеш территориясе төзү турында игълан итте
Өстенлекле үсеш территориясе 600 кешене эш урыны белән тәэмин итәр һәм 5 миллиард сумга якын инвестиция җәлеп итәр дип көтелә.
-
Казанда машиналар куелган урында җылылык торбасы шартлавын видеога төшергәннәр +ВИДЕО
Бу хәл Азинода Кайбицкая урамындагы йорт ишегалдында булган.
-
Азат Фазлыев әнисенә дип җыелган акчаны авыру сабыйга тапшыра
Арча районы Утар Аты авылында яшәүче Адил Миңнуллинга 4 яшь тула. Шушы вакыт эчендә сабыйга нинди генә диагноз куелмаган, нинди генә сынаулар аша узарга туры килмәгән.
-
Гүзәл Уразова Мәхәббәт көненә яңа җыр ПРЕМЬЕРАСЫН тәкъдим итте. Рус телендә+ ВИДЕО
Эстрадабызның популяр җырчысы Гүзәл Уразова рус телендә җырлый башлаган. Аның «Любили» дип аталучы беренче премьерасы Гашыйклар көнендә дөнья күреп, тамашачыларның йөрәген яуларга өлгерде инде:
-
Федераль төзелеш министры быел 1 июльдән нәрсәләр үзгәрәчәгенә ачыклык кертте
Владимир Якушев якын киләчәктә ипотека проценты түбәнәюен фаразлады.
-
ИлГәрәйнең сөенечле хәбәре бар
Җырчы ИлГәрәй шушы көннәрдә яңа клип төшерү белән мәшгуль булган, бу хакта ул үзенең инстаграм битендә язып чыкты.
-
Рөстәм Нәбиев: “6 яшьләргә кадәр апага “Әни” дип дәштем. Аннары тел әйләнмәде”
Рөстәм Нәбиев шәхси инстаграм битендә үзенең балачак истәлекләре белән уртаклашкан. Ул 1 яшендә әнисез калуы, апасы гаиләсендә тәрбияләнүе, ничек көн күрүләре хакында язган. Бу язмасында әнисе урынына калган апасына рәхмәтен җиткергән, яратуын әйткән.